Аңлаша башладык. Нәтиҗәсе булырмы?
Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Александр Сидякин, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән берлектә, Россия Президенты администрациясен туган телләрне ирекле укыту турындагы закон проектын үзгәртергә кирәклеген инандыра алган. Моның белән гаугалы закон проекты авторлары да килешкән.
– Әлеге закон проектына карата мөрәҗәгатьләр күп булды. Бу проект туган телләрне укытуны мәктәп системасыннан кысрыклап чыгаруны күздә тота. Әлеге документны кабат эшләү турында киңәшмә үткәрелде. Эшче төркем булдырып, барлык тәкъдимнәр турында фикер алышачакбыз. Фән буларак, туган телне укытуны берничек тә тыярга ярамый. Ә закон проекты шуны тәкъдим иткән иде. Бүген мәктәпләрдә инглиз теле дә өч сәгать мәҗбүри укытыла. Без, әйдәгез, аны алыгыз, дип әйтә алмыйбыз, – дип белдергән Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов. – Иң мөһиме, документны бу хәлдә беренче укылышка куярга ярамаганлыгын аңлата алдык. Киңәшмәдә туган телләрне яклау һәм саклау буенча федераль фонд оештыру кирәклеге турында да сүз булды. Ул төбәкләргә дәреслекләр төзергә, туган телләрне сакларга ярдәм итәргә мөмкин.
Эшче төркемгә милләтләр эшләре буенча агентлык, төрле министрлык вәкилләре, милли республикалардагы депутатлар һәм башкалар керәчәк. “Республика халкының туган телләр турындагы борчылуын җиткерергә тиеш идек. Ниһаять, безне ишеттеләр. Туган телне ата-аналар гаризасы нигезендә укыту дигән нәрсә борчый. Әлеге форма фәннәрне факультатив рәвештә укытканда файдаланыла, – ди Александр Сидякин. – Ил Президентының туган телләрне ирекле укыту буенча йөкләмәсе бар. Республикада прокуратура тикшерүләре үткәрелеп, кимчелекләр төзәтелде. Бүген сигез сәгать урыс теле һәм әдәбияты, өч сәгать татар теле укытыла. Бу шартларның бөтенесе дә саклана. Без, туган тел дәресләре уку планының төп өлешендә калырга тиеш, дибез”.
Республиканың баш педагогы Рафис Борһанов исә “Татар-Информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә: “Әгәр баланың теле “әти”, “әни” дип ачыла икән, гаиләдә туган тел, милләт белән горурлану хисе тәрбияләнәчәк. Ул вакытта милләт тә сакланачак”, – дигән. Ил мәктәпләрендә укытыла торган утызлап телнең җидесенең генә үз әсбабы булса, татар теле һәм әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Министр әйтүенчә, узган елның октябрь вакыйгаларыннан соң дәреслекләргә, укыту алымнарына анализлар ясалган. Белем программаларын камилләштерү эше дәвам итә. Татар телен чит тел һәм милли методикаларга нигезләнеп укыту күздә тотыла. Татарча уку әсбаплары булдырылган, кадрлар буенча да проблемалар юк. Милли мәктәпләр алдына уку йортының көндәшлеген арттыру бурычы куелган. “Әмма, кызганыч, күпчелек әти-әни баласына белемне урыс телендә бирергә тырыша. Югары сыйныфларда моңа бердәм дәүләт имтиханы комачаулык итсә, балалар бакчаларында, башлангыч һәм урта сыйныфларда бернинди каршылык та юк бит”, – ди ул.
Татарстанда 1224 татар теле укытучысы башка белгечлек буенча белем күтәрү курсларына язылган. Бу эш 2018 елда да дәвам итәчәк. “Бүген милли, шул исәптән педагогик кадрлар әзерләү проблемасы килеп туды. Ике дәүләт телен дә камил белгән укытучыларга ихтыяҗ бар. Милли университет булдыру мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә. Социологик тикшеренүләр үткәрелә. Милли уку йорты ачылып кына калмыйча, югары сыйфатлы белем бирергә тиеш”, – ди Рафис Борһанов.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев