Алда Яңа ел бәйрәмнәре: салкын тисә нишләргә?
Бөтен кеше бәйрәм итә, күңел ача, җырлый, бии, сыйлана. Ә сез шулвакыт салкын тидереп авырып ятасыз. Температурадан тән яна, йөткертә, төчкертә, тамактан ризык үтми. Тизрәк терелим дип бер-бер артлы дару төймәләре йотмагыз, өзлегүләр килеп чыкмасын өчен дөрес дәваланыгыз. Температураны кайчан төшерергә? Температура 37 градустан аз гына өстәрәк икән, кулга температура...
Бөтен кеше бәйрәм итә, күңел ача, җырлый, бии, сыйлана. Ә сез шулвакыт салкын тидереп авырып ятасыз. Температурадан тән яна, йөткертә, төчкертә, тамактан ризык үтми. Тизрәк терелим дип бер-бер артлы дару төймәләре йотмагыз, өзлегүләр килеп чыкмасын өчен дөрес дәваланыгыз.
Температураны кайчан төшерергә?
Температура 37 градустан аз гына өстәрәк икән, кулга температура төшергеч дарулар алырга уйламагыз да. Андый температура авыру өчен куркыныч түгел, ә менә вируслар, бактерияләргә каршы көрәшә. Табиб ОРЗ диагнозы куйган икән, температура 38,5кә күтәрелгәч кенә аны төшерү җаен карарга кирәк. Юка одеял ябынып, җиңелрәк кием киеп ятыгыз. Аяк-кулларны җылымса сулы чүпрәк белән сөртегез, маңгайга юеш сөлге куегыз.
Дару үләннәре зыянлы да...
Табиб ромашка, пәйгамбәр тырнагы (календула), шалфей, эвкалипт үләннәре төнәтмәсе белән тамак чайкарга, ингаляция ясарга, кайбер очракта эчәргә дә киңәш иткән икән, чаманы онытмагыз. Тик сак булыгыз: ул үләннәр балаларда аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Тәрәзәне ачарга курыкмагыз
Авыру кешегә һава җитмәүчән. Шуңа күрә әледән-әле тәрәзәне ачып җилләтегез. Җиһазларны, идәнне юеш чүпрәк белән сөртеп алу да бүлмә һавасын җиңеләйтә, йөткерү, төчкерүләрне киметә. Бүлмәдә җылылык - 22-24 градус, дымлылык 60 процент саклануы әйбәт.
Антибиотиклар эчәргә ашыкмагыз
ОРЗны респиратор вирусы китереп чыгара. Ә антибиотиклар аңа тәэсир итми. Бу дарулар үпкә ялкынсыну, отит, синусит ише авыруларга каршы тора алмый. Антибиотикларны табиб билгеләгән очракта, өзлегүләр килеп чыкканда гына эчәләр.
Томауны препаратлар җиңә алмый
Кан тамырларын тарайтучы препаратлар сулыш алуны вакытлыча гына җиңеләйтә. Томауның үзен бетерми. Мондый тамчыларны өч-дүрт көннән артык тамызырга ярамый. Озак кулланганда борын куышлыгы стенасына зыян китерә. Ул тамчылар канга сеңеп, йөрәк тибешен көчәйтергә, артерия кан басымын күтәрергә, башны авырттырырга мөмкин. Борынны юдыру өчен иң яхшы сыекча - диңгез тозы яки аш тозы эретелгән су.
Көчләп ашамагыз
Авырганда аппетит начарлана. Азык эшкәртү процессы энергияне күп ала. Ә авырганда организм бөтен көчен инфекцияләргә каршы юнәлдерә. Шуңа күрә җиңелчә азык-төлеккә - йомырка тәбәсе, тавык шулпасы, майсыз йогырт, пешкән җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Чәйне бал, кайнатма, лимон белән эчегез. Ачы-борычлы, консервланган ризыклардан баш тартыгыз.
Йөткергәндә дару булышамы?
Йөткергәндә сулыш юллары бер өлеш вируслардан, бактерияләрдән котыла. ОРЗ вакытында йөткерү тиз йомшый. Мондый вакытта дару эчү тыела, чөнки какырык бүленеп чыгарга комачаулый. Коры ютәл вакытында гына табиб дарулар билгеләргә тиеш.
Тәүлек буе ятмагыз
Беренче көннәрдә ятып, йоклап хәл җыю комачауламас. Икенче, өченче көнне, температура төшкәч, торып йөреп алыгыз.
Үз белдегегез белән дәваланмагыз
ОРЗ гына, ел да була, дип үз белдегегез белән дәваланмагыз. Бәлки сездә ангина, скарлатина, дифтерия, пневмония яки менингиттыр? Берничә көн рәттән температура төшми икән, һичшиксез, табибка күренегез. Беркемгә дә бәйрәм көннәрендә авырып ятарга язмасын. Әпчи... исәнлеккә, саулыкка...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев