Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алга! Киттек!» форумында Саба яшьләре дә катнаша

Казанда «Алга! Киттек!» форумы башланды, ул Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренче зур чарасы булды. Анда республиканың барлык районнарыннан меңгә якын кеше җыелды. Формуда ктнашучылар арасында сабалылар да бар.

Форумны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Алга! Киттек!» форумы Татарстанның барлык муниципалитетларыннан килгән актив яшьләрне, иҗтимагый оешма лидерларын, остазларны һәм педагогларны берләштерде. Сез яңа хәрәкәтнең бер өлеше булдыгыз, сезнең һәрберегезне алда зур вакыйгалар, зур казанышлар, танышулар һәм яңа хис-кичерешләр көтүенә ышанам. «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр сәясәтенең нигезе, чын патриотларны тәрбияләү мәйданчыгы булырга тиеш», - диде Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча лидер булып тора. Моның өчен республикада тиешле инфраструктура булдырыла, дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, яшьләр инициативалары хуплана.

«Беренче булу - ул мактаулы миссия генә түгел, ә дуслар, әти-әниләр, укытучылар, ил һәм республика алдында зур җаваплылык та. Татарстан яшьләренең беренчеләр дигән горур исемне лаеклы йөртәчәгенә һәм бу хәрәкәттә актив катнашачагына ышанам. Без сезнең барлык башлангычларыгызны да хупларбыз», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе форумда катнашучыларга.

Форум ачылганнан соң, хәрәкәттә катнашучылар өчен ике көн дәвамында 13 юнәлеш буенча укулар һәм мастер-класслар үткәрелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-berencelar-xarakate-cyn-patriotlar-tarbiyalarga-ties-5869545

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев