Алинә Шәрипҗанова: "Улым бакчага китте"
Эстраданың талантлы җырчысы Алинә Шәрипҗанова бер-бер артлы ике бала алып кайтты да, хәзер мәхәббәт җимешләрен үстерү белән шөгыльләнә. Бу көннәрдә җырчы 2,5 яшьлек улы Әмирне балалар бакчасына урнаштырган. - Биектау районының Калинин бистәсендә үз йортыбыз белән яшибез. Бакчага машина белән 15 минут тирәсе барасы. Ул әле яңа ачылды, заманча төзелгән,...
Эстраданың талантлы җырчысы Алинә Шәрипҗанова бер-бер артлы ике бала алып кайтты да, хәзер мәхәббәт җимешләрен үстерү белән шөгыльләнә. Бу көннәрдә җырчы 2,5 яшьлек улы Әмирне балалар бакчасына урнаштырган.
- Биектау районының Калинин бистәсендә үз йортыбыз белән яшибез. Бакчага машина белән 15 минут тирәсе барасы. Ул әле яңа ачылды, заманча төзелгән, бик ошый. Әлегә Әмир анда 2 сәгатькә генә йөри. Минем белән барса, елап кала, әтисе белән барса, еламый. Әмир белән моңа кадәр балалар клубына йөрдек. Улым бик әйбәт сөйләшә, 5кә кадәр саный да белә, - дип сөйләде Интертат.ру хәбәрчесенә Алинә Шәрипҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев