Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алинә Заһитова "Хатико" фильмындагы кебек эт турында хыяллана

Эт алу турындагы хыял, әти-әниләре рөхсәт иткәч, тормышка ашачак.

Олимпиада чемпионы Алинә Заһитова акита-ину токымлы эт турында хыяллана икән. Мондый эт "Хатико" фильмы буенча таныш. Бу турыда RT агентлыгы Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

"Олимпиада алдыннан мин Япониядә тренировкада булдым. Шунда акита-ину токымлы этләрнең фотоларын күрдем. Ул "Хатико" фильмы буенча да билгеле. Миңа бу этләр шунда ук ук ошаган иде", - дигән Алинә.

Эт алу турындагы хыял, әти-әниләре рөхсәт иткәч, тормышка ашачак, диелә әлеге хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев