Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аллаһ озын гомер белән бүләкләгән

9 мартта Чкалов өлкәсенең Троицк районында туып,  гомеренең күпмедер өлешен  районыбызның Мичәнбаш авылында үткәргән Гөлсем Гозәер кызы Вахитовага 90 яшь тулды

. 1943 елдан башлап ул туган колхозында төрле  авыр эшләр башкара.  1952 елдан мөгаллимлек итә башлап,  Куйбышев районында рус теле һәм әдәбиятыннан укыта.  1953 елда гаилә корып, улы Маратка 8 ай булганда ире фаҗигале төстә вафат була.  1964 елда ул Дүшәнбе шәһәренә күчеп китә.  Кранчы булырга  укып,  2000 елга кадәр әлеге авыр хезмәтне башкара.  Гомуми хезмәт стажы 48 елны тәшкил итә. 1993 елда Дүшәнбедә булган  гражданнар сугышында бердәнбер улы һәлак була.  Бүгенге көндә Гөлсем Вахитова туган ягына яшәргә күченгән. 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев аның Мичәнбаш авылында яшәүче туганнарына тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев