Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алты бала анасы: "Кияүгә чыкканчы ук тәрбиягә бала алырга теләдем"

Бүген республика буенча балаларны тәрбиягә алу эше җайга салынды.

Дистәләп балалар йорты ябылды, кайбер районнарда мондый йортлар бөтенләй дә калмады. Бу бик тә куанычлы хәл. Язмыш тарафыннан кыерсытылган балалар да гаилә җылысында, әти-әни канаты астында үсә дигән сүз. Дөресен генә әйткәндә, тәрбиягә бала алучыларга сокланам. Чит баланы тулгак ачылары кичереп тапкан үз балаңдай күрү өчен нинди йөрәк кирәк? Аннан соң ул бала үсеп җитеп нинди кеше була? Үзен яклаган, саклаган әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәсме?

Әнә шундый батыр Рәйхана һәм Таһир Гыйльметдиновлар белән Минзәлә районының Урыс авылында танышып кайттым. Алар үзләренең өч балалары янына тагын өчне сыйдырып, аларга гаилә җылысы бүләк иткән.

Чулпан ШАКИРОВА

http://акчарлак-газета.рф/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев