Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аман Тулеевны Кемерово өлкәсе парламенты рәисе итеп сайладылар

Кузбассның элеккеге башлыгы кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.

Кузбассның элеккеге губернаторы Аман Тулеевны Кемерово өлкәсе халык депутатлары Советы рәисе итеп сайладылар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Яшерен тавыш бирүдә сессиядәге депутатларның 39ы катнашты.

Парламентның гамәлдәге чакырылыш депутатлары (алар барлыгы 46 кеше) 2018 елның сентябренә, өлкә советына сайлауларга кадәр эшләячәк.

Кузбассның элеккеге башлыгы кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.

Кузбассны 1997 елдан бирле җитәкләгән Аман Тулеев апрель башында Россия Президенты Владимир Путинга Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан соң вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.

Дәүләт башлыгы 73 яшьлек Тулеевның отставкасын кабул итте һәм вице-губернатор Сергей Цивилевны төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев