Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана булу –изгелекнең таҗы

Әниләр көне якынлаша

"Ана бәхете нәрсәдә?" дигән соравыма, әңгәмәдәшем – Юлбат авылында яшәүче Мәрзия Халикова: Балаларың өчен күңелең тыныч  һәм  бүгенге көндә дә, картлыгыңда да кадер-хөрмәткә олы өметең булу", -  дип җавап бирде. Бу сүзләр Мәрзия ханымның гына түгел, барлык аналарның йөрәк авазы булып яңгырый кебек. 

Мәрзия Гатаулла кызы бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган  олы йөрәкле мөгаллимә булу белән бергә,  илгә-Ватанга лаеклы өч ул үстергән,  бүген газизләренең  исән-сау булуы­на дога кылып яшәүче аналарның берсе. Чөнки улларының икесе бүгенге көндә махсус хәрби опе­рациядә катнаша, ягъни Ва­тан мәнфәгатьләре сагында тора.   Ниләр кичергәнен, ка­ян сабырлыклар алганын үзе ге­нә белсә дә,    Мәрзия ханым   белән әңгәмә кору үзе бер җан рәхәте, һәр сүзендә ти­­рән мәгънә, үзе белән сине дә ниндидер бер тыныч, җы­лы   мохиткә алып кереп ки­тә.  Мәк­тәптән лаеклы ялга кит­кәндә хезмәттәшләре  "Сез ты­нычлык символы  кебек булды­гыз" дип бәяләүләреннән дә ях­шырак итеп аңлатып булмас­тыр кебек. 

1957 елда Югары Шытсу  авы­лының  иң тырыш, хез­мәт­ сөю­че Асия апа һәм Гатаул­ла абый  Әхмәдуллиннар  гаи­лә­сендә икенче бала булып дөнья­га килгән кызга  әти-әни тәрбиясе гомергә сеңеп кала. Гаиләдәге биш  балага да иң кыйммәтле сыйфат  – игелекле­лек орлыклары салына. "Әти-әнием бик эшчән кешеләр иде. Һәр минутыбыз эшкә багышланды. Мин кечкенәдән укытучы булырга  омтылып,  әни­­емнең  тормышка ашмаган  хыя­лын чынга ашырдым.  Башта Арча педагогия училищесын, соңрак Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Укытучыларыбыз безгә  ныклы  белем дә,  укучыларга һәм үзеңә карата таләпчән булырга да, тормышта югалып калмаска да өйрәттеләр. Берничә мәктәптә укытырга туры килде. Озак еллар Юлбат урта мәктәбендә рус теле һәм технология укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Эшемне бик ярат­­­тым. Коллективта үзара мө­­нәсәбәтләребез бик яхшы  булды. Миңа кечкенәдән юрганны үзеңә генә тартасы түгел,  бер-береңә ярдәмләшеп эшлисе икәнлеген сеңдереп үстерделәр. Балаларга тиешле, таләп ителгән белемне көчемнән килгәнчә  бирергә тырыштым. Әмма шул ук вакытта тәрбия мәсьәләсе һәрвакыт беренче урында булды", –дип сөйли Мәрзия  Гатаулла кызы.  Укуга, белем алуга омтылышы кечкенәдән  көчле булганын бер генә мисал да дәлилли. Бик күп шәкертләре күңелендә якты эз калдырган мөхтәрәм укытучы Әлфия Фәсхиева  хакында Мәрзия ханым да зур хөрмәт белән искә ала. “Сыйныф җитәкчебез Әлфия Фәсхи кызы,  үзе  географ булса да, әдәбиятка мәхәббәт уята алды. Ул безгә  "Казан утлары"  һәм  "Вокруг света" журналларындагы материаллар  турында  шулкадәр тәмләп сөйли иде. Мин кызыгып тора идем. Әти-әниебез газеталарга язылалар, әмма бөтенесен дә алдырырга  мөмкинлекләре җитмәгәндер. Мин укытучы апам әйткән басмаларга  ничек язылырга белмичә, хәйләгә керештем. Ядәч аерып, әнине җиңдем. Әни бик хәтерле иде, оту теләгем көчле булгач,  бик озак азапланырга туры килде.  Шунысы сөенечле, ярты елга  “Казан утлары”на язылу бәхетенә ирештем", – дип искә ала Мәр­зия апа.  Әдәбият-сәнгатькә гашыйк, шигъри җанлы Мәрзия ханым “Казан утлары” журналыннан гомер буе аерылмый, аның йөрәк түреннән чыккан шигъри тәлгәшләре соңрак әлеге басмада да урын ала. 

Алар тормыш иптәше Ил­һам абый белән уллары Фә­­­нүс, Дилүс, Мөнирне дә үз­ләре үрнәгендә тирә-юнь­дә­геләргә мәрхәмәтле, гадел, туган җанлы итеп кенә тү­гел,  ватанпәрвәр, курку бел­мәс итеп тә тәрбиялиләр.  Авыл җан­лы егетләрнең өчесе дә  Юл­батта төпләнеп, Фәнүс бе­лән Дилүс үз нигезләрен бул­­­дырганнар. Төпчекләре Мө­­­нир әлегә гаилә корырга­ өл­­­гермәгән. Бүген Фәнүс Херсон өлкәсендә, Мөнир Луганск юнә­лешендә хезмәт итә.   Ур­тан­чылары Дилүс “Таттелеком” җәмгыятендә хезмәт куя, тор­мыш иптәше  Лилия белән ике бала үстерәләр.

Язманың дәвамын газетабызның 22 ноябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев