«Ана капиталы» программасын озайттылар озайтуын, әмма икенче һәм аннан соңгы балаларын табучылар кулындагы сертификатның гына якындагы елларда кирәксез кәгазьгә әйләнүе ихтимал. Моңа кадәр 9 ел дәвамында арттырылып килгән дәүләт ярдәме күләме инде быел ук үзгәрешсез калдырылган иде.
Алдагы елларда да индексацияне көтәсе юк. Димәк, бәяләр арткан саен, Ана капиталы акчаларының...
«Ана капиталы» программасын озайттылар озайтуын, әмма икенче һәм аннан соңгы балаларын табучылар кулындагы сертификатның гына якындагы елларда кирәксез кәгазьгә әйләнүе ихтимал. Моңа кадәр 9 ел дәвамында арттырылып килгән дәүләт ярдәме күләме инде быел ук үзгәрешсез калдырылган иде.
Алдагы елларда да индексацияне көтәсе юк. Димәк, бәяләр арткан саен, Ана капиталы акчаларының кыйммәте югала бара. Бу программа, гомумән, кирәкме-юкмы дигән бәхәсләр дә куера башлады.
2016 елда тәмамланырга тиешле «Ана капиталы» программасын, өстәмә чыгымнарны күтәрү никадәр кыен булса да, узган ел тагын берничә елга озайтырга карар кылдылар.
Әлеге башлангыч гамәлдә булган дәвердә ил күләмендә сертификаттан инде 7 миллионга якын гаилә файдаланган. Ана капиталын түләү өчен бер триллион сумнан артык акча сарыф ителгән. Әти-әниләр бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтә ала. Моннан тыш, быел әлеге сертификатны инвалид балалар ихтыяҗларына тотарга рөхсәт ителде.
Россия Президенты Владимир Путин программаны озайту турындагы карарны, билгеле, алга таба да илебездәге уңай демографик тенденцияне саклап калу өчен кабул итте. Озайтуын озайттылар да, бу акчаларны ничек түлисен генә уйлап бетермәделәр ахрысы. Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять барлык тармакларда да үзен сиздерми калмады бит - нәфесне тыярга, каешларны тыгызрак буарга мәҗбүр итте. Дөрес, социаль программаларга кагылмаска тырыштылар.
Ана капиталы күләме генә быел беренче тапкыр индексацияләнмичә калды. Ул узган елдагы кебек 453 мең 26 сум дәрәҗәсендә сакланды. Сертификатның индексацияләнмәве бер еллык мәҗбүри чара диелде. Әмма, гадәттә, вакытлы кертелгән кагыйдәдән дә тотрыклысы юк диләрме? Киләсе елда да, аннан соң да балалы гаиләләргә ярдәм итүне күздә тоткан акчаларның артуын көтәргә кирәкми.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның 1 гыйнварына кадәр "Ана капиталы" программассын ел саен индексацияләүне туктатып торырга тәкъдим итте. Моны илдәге финанс-икътисади вәзгыять белән бәйле чара, дип атадылар.
- Ана капиталы акчасы, гамәлдәге инфляцияне исәпкә алып арттырыла торган түләүләрдән аермалы рәвештә, көндәлек кулланылышта кирәкле айлык акча булып саналмый, - диләр әлеге министрлыкта.
Россия Пенсия фонды бюджеты проектында 2017 елда Ана капиталы акчаларын түләүгә - 330,2 миллиард, 2018 елда 344,7 миллиард сум каралган. Ана капиталы индексацияләнә калса, чыгымнар күбрәк булыр иде.
Ана капиталы сертификатын индексацияләмәү дәүләт өчен файдага гына. Акчадан файдаланырга өлгермәгән гаиләләр исә ярык тагарак янында калырга мөмкин. Күреп торабыз: бәяләр еллап, хәтта айлап та түгел, көн саен диярлек үсә. Ана капиталы шул рәвешле ел саен үз бәһасен югалта.
Гөлназ һәм Илназ Сәгыйтовлар да әлеге хәбәрне ишетеп борчуга калган.
- Икенче балабызга тиздән өч яшь тула инде. Әмма торак шартларыбыз начар дип әйтеп булмый. Шуңа да Ана капиталын бу максатларга сарыф итү нияте юк иде. Бәлки балаларны укытуга тотарбыз дип уйладык. Әмма улларыбыз үсеп җиткәнче, бу программа буенча тиешле акчалар индексацияләнмәгәч, алар үз кыйммәтен югалтачак бит. Димәк, бернигә дә җитмәячәк, - дип кайгыра алар.
Ана капиталын арттырмау турындагы тәкъдим белән бергә, әлеге программа, гомумән, кирәкме-юкмы дигән бәхәсләр яңадан купты. Илебезне демографик упкыннан чыгару ысулы буларак гамәлгә кергән башлангыч, менә инде дистә ел тормышка ашырылса да, аның нәтиҗәлеге турында белгечләрнең уртак фикергә килгәне юк. Югары икътисад мәктәбе тикшеренүчеләре фикеренчә, программа туучылар исәбен арттыруга әллә ни ярдәм итмәгән. Алар китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә бер хатын-кызга туры килгән балалар саны 0,15кә арткан, ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр исәбе нибары 10 процентка күбәйгән.
Әмма соңгы елларда туган балалар санының күбрәк икәнлеге шиксез кебек. Шулай булгач, бу саннарны ничек аңлатырга соң? Баксаң, 2000 еллардагы үсеш 1980 елларда туган малай һәм кызларның җитлегүенә бәйле икән бит. Билгеле булганча, ул чорда сабыйлар күп туган. Ә хәзер алар инде гаилә кора, балалар таба…
Россия Финанс министрлыгы, дәүләт акчаларын янга калдыру ысулларын эзләп, күптәннән бу сертификатларны өләшүне туктатырга өнди. Вице-премьер Ольга Голодец исә ел саен «Ана капиталы» программасын яклап чыга. Программаны озайту да аның казанышы диләр.
Татарстанда вәзгыять ничегрәк соң? ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, менә инде алтынчы ел республикабызда туу турындагы актларны теркәү системасында уңай динамика саклана. 2007 елда, илдә Ана капиталы бирелә башлаганнан бирле, республикабызда туучылар саны 80 процентка арткан. Баланы акчага кызыгып кына табалар, дип уйлау дөрес түгел, билгеле. Әмма икенче, өченче, дүртенче һәм аннан соңгы баласын табучыларга яки тәрбиягә алучыларга бирелә башлаган сертификатлар гаилә өчен зур ярдәм буларак кабул ителде.
Быелның тугыз аенда туган сабыйлар саны якты дөнья белән хушлашучыларга караганда 1 меңгә диярлек күбрәк. Республикада бу вакыт эчендә 42 984 бала дөньяга аваз салган. 459 гаиләдә - игезәкләр, 9ында - өч игезәк бала.
Гаиләдә икенче, өченче булып туган нарасыйлар саны да арта. 2006 елда гаиләдә беренче балалар - 59,9, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйларын табучылар 40,5 процент булган. Быелның беренче яртыеллыгында туган бәбиләрнең 40 проценты - беренче бала булса, 44,1 проценты - икенче, 12,6 проценты - өченче, 3,3 проценты - дүртенче һәм бишенче балалар.
- Демография соңгы ун елда уңай якка үзгәрде. Моңа Ана капиталы кебек программалар да этәргеч бирде. 2007 елга кадәр яңа туган сабыйларның 60 проценты - гаиләдә беренче бала иде, ә хәзер киресенчә, - ди ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
Нет комментариев