"Ана капиталы" программасы тагын да озайтылырмы?
Киләсе елда «Ана капиталы» программасы төгәлләнергә тиеш иде. 2018нче ел ахырына кадәр икенче (яки аннан соңгы) баласын табарга өлгергәннәр «Ана капиталы»ннан соңрак та файдалана алачаклар. Ә икенче балалары 2018нче елның 31нче декабреннән соң туган гаиләләр инде бу акчаны ала алмый. Тик программаны озайту турында сүзләр дә йөри. Русия Хезмәт министрлыгы...
Киләсе елда «Ана капиталы» программасы төгәлләнергә тиеш иде. 2018нче ел ахырына кадәр икенче (яки аннан соңгы) баласын табарга өлгергәннәр «Ана капиталы»ннан соңрак та файдалана алачаклар. Ә икенче балалары 2018нче елның 31нче декабреннән соң туган гаиләләр инде бу акчаны ала алмый. Тик программаны озайту турында сүзләр дә йөри. Русия Хезмәт министрлыгы тарафыннан «Ана капиталы» программасын 2023нче елга кадәр озайту турындагы закон проекты тәкъдим ителгән. Ләкин бу проект әлегә хөкүмәтнең икътисади блогы белән килештерелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев