Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аналитиклар 2019 елда ихтыяҗ иң зур булачак һөнәрләрне атады

Алар арасында кушымталар эшләү буенча белгечләр, UI/UX-дизайнерлар, мәгълүмат аналитиклары бар.

Аналитиклар 2019 елда ихтыяҗ иң зур булачак һөнәрләрне атады. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Superjob.ru сайты мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Әйтик, киләсе елда Android һәм iOS өчен кушымталар эшләүчеләргә ихтыяҗ артачак. Бүген әлеге юнәлештә көндәшлек зур түгел – бер урынга 2 кешедән азрак.

Исемлектә UI/UX-дизайнерлар да бар – алар төрле сайтлар һәм платформалар өчен интерфейслар ясый. Хәзерге вакытта бер урынга уртача алганда 2,5 дәгъвачы туры килә.

Шулай ук QA/тестлаштыру буенча белгечләргә дә (бер урынга - 2,5 дәгъвачы) сорау артыр дип көтелә.

Экспертлар мәгълүмат аналитикларына да ихтыяҗ артыр дип фаразлый. Әлеге һөнәргә финанс оешмалары, сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче компанияләр, IT-оешмалар арасында сорау зур. Бу өлкәдә бер урынга 4,5 дәгъвачы туры килә.

Моңа кадәр аналитиклар Россиядә киләчәк һөнәрләре өчен кирәкле төп күнекмәләрне атаган иде.

Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев