Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Андрей Кузьмин: Татарстанда кабель һәм спутник карыйлар, эфир антеннасында утыручылар аз

“Әгәр бер тапкыр цифрлы карасаң, начарракны карыйсы килми – машинадан ат арбасына төшереп утырмыйсың бит".

Татарстан халкының 20 проценттан артык булмаган өлеше генә аналог телевидение карый. Бу турыда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ” белән әңгәмәсендә сөйләде.

Татарстанда эре шәһәрләрдә һәм торак пунктларда яшәүчеләр күптән инде кабель яки спутник карый, эфир антеннасында утыручылар аз, дип сөйләде Андрей Кузьмин. Бөтенесе сигнал сыйфатына һәм каналның эчтәлегенә бәйле.

“Әгәр бер тапкыр цифрлы карасаң, начарракны карыйсы килми – машинадан ат арбасына төшереп утырмыйсың бит. Якынча шундый аерма. Мораль яктан барысы да күчүгә әзер инде. Нигездә бу 15-20 процентка кабель тарттыру файдалы булмаган, матди халәте буенча спутник тәлинкәләре алырга җае булмаган авыллар һәм торак пунктлар керә”, - дип дәвам итте компаниянең гендиректоры.

“Татарстан-24” каналы Россиядә аналогны сүндергәч тә эфирда эшләячәк. “Бу - безнең аудитория, әлеге кешеләргә дә без мәгълүмат җиткерергә тиеш. Шуңа күрә тапшыргычларны тотуга чыгымнар сарыф итәбез, Татарстан Республикасы тапшыргыч үзәгенә түлибез. Елдан-ел бу чыгымнар арта, дип өстәде Кузьмин.

Каналны аналогтан сүндерүне телеканал җитәкчелеге икътисад ягыннан тикшерәчәк. “Тапшыргычларны карап торуга, федераллар китсә, әлбәттә, бәяләр шундук артачак. Монда Татарстан Республикасы тапшыргыч үзәге дә, кешеләргә хезмәт хаклары һәм башкалар”, - дип йомгаклады Андрей Кузьмин.

Кайсы елда эшләнгәнлегенә, цифрлы ресиверы булу-булмауга карамастан, теләсә кайсы телевизор да сигналын тота ала торган аналог телевидениене Россиядә 2018 елда сүндерәчәкләр. 

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев