Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсында катнашырга чакырабыз

Конкурсны Бөтендөнья татар конгрессы якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан оештыра

 Конкурс “Әниемнең җылы кочагы” номинациясе буенча өч  категориядә мәктәп укучылары арасында үткәрелә: Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Җиңүчеләр :

1.  1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында;
2.  5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
3.   9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында билгеләнәчәк.

Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.

Конкурста катнашучы  “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның  шигырен сөйләп, аны видеога яздырырга һәм Вконтакте челтәрендә “Әниемнең җылы кочагы – 2024” төркеменә урнаштырырга тиеш. 

Конкурска старт 2024 нче елның 1 нче ноябрьдә бирелә һәм 20 нче ноябрьдә тәмамлана. Нәтиҗәләр 24 нче ноябрьдә ясала.

Конкурс  Нигезләмәсе белән конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев