Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аргентина газетасы Россиягә барган туристларга кара икмәк ашап карарга киңәш итә

Clarín газетасы Россиядәге футбол чемпионатына барырга теләгән туристларга кулланма чыгарган.

Аргентинаның Clarín (“Быргы”) газетасы Россиядәге футбол чемпионатына барырга теләгән туристларга кулланма чыгарган. Кулланмада Россия турында белергә кирәкле мәгълүматлар хәбәр ителә, шул исәптән, кара икмәк ашап карарга киңәш ителә.

  • Clarín – Буэнос-Айреста чыга торган көндәлек газета.

Газета язуынча, ФИФА мәгълүматлары буенча Россиядәге футбол чемпионатына билет сатып алучылар арасында аргентиналылар россиялеләрдән соң икенче урында. Аргентина туристлары барлыгы 7740 билет сатып алган.

  • Футбол чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда узачак.

Газета Россиядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча кызыклы киңәшләр бирә. Менә аларның кайберләре (суммалар рубльләргә күчереп күрсәтелде):

- Россия халкы мәдәният турында сөйләшергә ярата, шул сәбәпле, тарих һәм мәдәният буенча белемнәр туплагыз;
- Барларда официантларга “чаевой” түләү гадәте юк;
- Кунакханәдә чемоданны күтәреп барган очракта 60 сум бирергә кирәк;
- Таксига түлисе акчаны түгәрәкләү кабул ителгән. Таксига утырганчы суммасы хакында килешегез;
- Гидларга бер көнгә түләү хакы – 300 сум;
- Ашаганда пычакны уң кулга, чәнечкене сул кулга тотасы;
- Ашаганда, приборлар кулда булмаганда да, кулларны өстәл өстендә тотасы;
- Аракына боз салмыйча, башка әйберләр кушмыйча эчәсе. Эчеп бетергәч, хуҗалар стаканны тутырып сала. Әгәр бүтән эчәсегез килмәсә, стаканның төбенә кадәр эчеп бетермәгез;
- Россиядә тәмләп карарга кирәкле ризыклар: икра, кара ипи, аракы, коймак һәм борщ;
- Хатын-кызлар, күрешкәндә, өч тапкыр яңактан үбә;
- Россия халкы елмаючан түгел, әмма үз җенесендәге кешеләр белән кочаклашып күрешергә мөмкиннәр;
- Россия - зур һәм салкын ил, шуңа күрә китәр алдыннан сәламәтлегегезне тикшерегез, аптечка алыгыз.

Фото: pixabay.com/CC0

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев