Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядә солдатларга гаджетлар куллану катгый тыела

Армиядә хезмәт итүчеләр бары тик интернетка керү мөмкинлеге булмаган телефоннардан гына аралаша ала.

Армия җитәкчеләре 2019 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырылучыларны үзләре белән смартфоннар, планшетлар, навигаторлар, шулай ук интернетка керү функциясе булган һәм солдатның кайда икәнлеген бүтәннәргә хәбәр итәргә сәләтле башка төрле гаджетлар алмаска киңәш итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Солдатларга армиядә бу җайланмаларны файдаланырга рөхсәт итмиләр. Үзәк хәрби округның оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Александр Линьков шул хакта хәбәр итте.

Ул матбугат конференциясендә хәрби частьләр территориясендә хәрби хезмәткәрләргә, шул исәптән офицерларга да, киңәйтелгән мультимедиа мөмкинлекләре булган элемтә чараларын куллану тыелуын искәртте.

Солдатларга интернетта, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә, армия тормышы турында мәгълүмат урнаштырырга ярамый. Шулай ук ведомствоны, погонлы кешенең хәрби частен яки хезмәт итү урынын билгеләргә мөмкинлек бирә торган башка мәгълүматлар тарату тыела. Моннан тыш, социаль челтәрләргә фотолар һәм видеороликлар куярга ярамый.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев