Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ата-аналар татар теленнән имтихан яза

Казанда сынауны 30 кеше тапшыра.

Бу минутларда Казанның 127нче урта мәктәбендә татар теленнән ата-аналар өчен имтихан бара. Татарстанның Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та татар теленнән белемен сыный.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова бу чараның теләге булган барлык кешеләр өчен үткәрелүен әйтте. "Балаларның бердәм республика имтиханында нинди биремнәр үтәвен белергә теләүчеләр өчен оештырылды бу. Татар теленә, бердәм республика тестларына карата моңа кадәр сораулар күп булды", - диде ул. Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, имтихан биремнәре өч дәрәҗәле: беренчесе татар мәктәпләрендә укучылар, икенчесе рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен, өченчесе татар булмаган балалар өчен.

Казанда имтиханны язу өчен 30 кеше теләк белдергән булган. Республика буенча әлегә күпме кеше язуы тәгаен билгеле түгел. Имтиханны язу өчен 1,5 сәгать вакыт бирелә.

Имтихан тапшыручылар арасында Татар китап нәшриятыннан да вәкилләр бар. Алар арасында баш мөхәррир Ленар Шәех, мөхәррирләр Рифат Сәлах, Газинур Морат, Айсылу Галиева бар.

Фото: http://mon.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев