Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

#атнабай флешмобына Лилия Муллагалиева кушылды

Җырчы Әнгам Атнабаевның "Очрашкан юк" шигырен укый.

Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Очрашкан юк..." шигырен укый.

"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабай шигырьләрен укый. Бу проект Әнгам Атнабаев шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән эшләнде.

#атнабай флешмобында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева катнашты.

Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләрне социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин. Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра. 

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев