Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атыш оештыручыдан сорау алу видеосын интернетка куйган полицейскийны эштән куганнар

Видео «Гвардейский» полиция бүлегендә яздырылган булган.

Челтәрдә Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевтан беренче сорау алу кадрлары пәйда булгач, хезмәт тикшерүе билгеләнә.

Видео кулга алынганнан соң ук Галәвиев китерелгән «Гвардейский» полиция бүлегендә яздырылган. Видео эшләгән полиция хезмәткәрен бүлектә урнаштырылган камералардагы язу ярдәмендә тапканнар.

Полицейскийны эштән азат иткәннәр, ә кул астындагы хезмәткәрләрен тиешенчә күзәтмәгән полиция бүлеге башлыгының вазифасын киметкәннәр һәм премиядән мәхрүм иткәннәр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев