Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава торышы бозылганга, эшкә соңга калучыларны шелтәләмәскә тәкъдим иттеләр

Иван Шкловец, эшкә соңга калган очракта катлаулы метеорологик шартларны нигезле сәбәп буларак бәяләргә кирәк, дип белдерде.

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт башлыгы Иван Шкловец начар һава торышы аркасында эшкә соңга калуны нигезле сәбәп дип атады. Аның буенча эш бирүченең хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга хакы юк, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Нигезле сәбәпләр булмый торып, эшкә соңга калу дисциплинар гаеп буларак бәяләнә һәм дисциплинар җәза куллануга китерү ихтималы бар.  Эш бирүчеләргә мондый очракларда нигезле сәбәпләрне исәпкә алырга кирәк. Боларга, шул исәптән, начар һава шартлары һәм транспорт эшендәге өзеклекләр керә ала», - дип ачыклык кертте Шкловец.

Узган атнадан башлап Россиядә рекордлы явым-төшемнәр күзәтелә. Аерым алганда, Казанда 4 февральдән 5сенә каршы төндә һәм 5 февраль иртәсендә бер айлык күләмдә кар яуган. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе Казанда «Буран» планын игълан итте. 6 февральгә каршы төндә Казан урамнарына 509 берәмлек махсус техника һәм 79 юл эшчесе чыкты.

Фото: архив tatar-inform.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев