Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Августта Татарстан халкының ял көннәре билгеле булды

Республика көне быел якшәмбе көнгә туры килә.

Татарстан халкы киләсе атна ахырында, 30 августта — Республика көнен билгеләп үтәчәк. Ул быел якшәмбегә туры килә. Бәйрәм уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәре турында"гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 30 август — Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Бәйрәм көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, өстәмә ял көне бирелми», — диделәр министрлыкта. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев