Автобусларда кондиционерлар барлыкка килергә мөмкин
Россиядә автобусларда кондиционерлар барлыкка килергә мөмкин. РФ Транспорт министрлыгы шундый инициатива белән чыкты.
Россиядә транспорт чаралары хезмәте стандартларын катгыйландырырга ниятлиләр — автобусларда кондиционер һәм җылыткычлар барлыкка килергә тиеш. Шуның өстенә, басып барырга мөмкин булган кешеләр санын киметәчәкләр — бер квадрат метрга өч кешедән дә артмаска тиеш. Бу үзгәрешләр Транспорт министрлыгы карары белән расланды, дип яза «Известия» басмасы.
Барлык тукталышлар явым-төшем һәм җилдән сакларга һәм хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле гражданнар өчен дә уңайлы булырга тиеш. Киләчәктә бу кагыйдәләрне мәҗбүри итәргә планлаштыралар.
Фото: tatar-inform | Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев