Автомобильдән саклан! Тәпи йөрүдән файда булырмы?
Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов 10 декабрьдән башлап чиновникларга бер атна дәвамында эшкә хезмәт урыныннан бирелгән машинада килүне тыйды. Бу хакта ул Фейсбукта хәбәр итә. Мондый кискен адымга ул чиновникларның җәмәгать транспорты турындагы көр отчетлары белән танышканнан соң барган. Отчетта барысы да яхшы, ә халык шөкер итә белми, зарлана һаман. “Эшкә трамвай, автобусларда килсеннәр дә җәмәгать транспортының эше яхшы оештырылганмы икәнен белсеннәр“, – дип яза ул.
Чиновникларны халыкка якынайту акциясен узган ел Казахстанның Шимкент шәһәрендә дә кулланып караганнар икән. Анда иң югары түрәләрдән башлап уртакул чиновникларга кадәр бер ай җәмәгать транспортында йөргәннәр, җитешсезлекләрне фотога төшергәннәр. Гомумән, чиновникның эшкә персональ автомобильдә шәхси йөртүче янәшәсендә утырып килүе бары тик Россия кебек артта калган илләр өчен генә хас. Болай бит инде ул: эшкә килү – һәркемнең үз эше. Ә менә эшең белән бәйле рәвештә юлга чыгасың икән, рәхим ит: зур түрә булсаң, хезмәт урынындагы автомобильдән файдалан, кечерәк чиновникларга командировка акчасына йөрсәләр дә, җитә төсле. Шәхси машинаңа хөкүмәт акчасына бензин салу мөмкинлеге бирелә, яисә башка транспортка билет сатып ала аласың.
Ә инде дәүләт машинасын шәхси максатларда куллану Европа илләрендә чиновникка бик кыйммәткә төшә: ул эш урыны белән бәхилләшә гадәттә. Германиядә, мәсәлән, иң югары түрәләр хезмәт урыныннан бирелгән машинаны шәхси максатларда да куллана ала, ләкин ул хакта язып барырга мәҗбүрләр. Бу аларга өстәмә керем буларак исәпләнә һәм ул керемнән салым тотылып калына дип хәбәр итә “Немец дулкыны“ радиосы. Ә болай ул илдәге министрлыкларның автопаркында да машиналар саны гадәттә алтыдан артмый, һәм автомобиль аерым бер чиновникка беркетелмәгән. Эш белән барырга кирәк булганда, түрә шул парктан машина соратып ала да рульгә үзе утырып чыгып китә. Үз дәрәҗәсенә туры килми торган кыйммәтлерәк автомобильгә заказ биргәне өчен эштән китәргә мәҗбүр булган түрәләр дә бар, ди.
Хәер, чиновниклар өчен алагаем зур автопарклар тотуның артык зур зиннәт икәнен Россиядә дә аңлый башладылар. Үзәк банк, Саклык банкы, Росатом кебек оешмаларда автопаркларны кыскартып, эш белән юлга чыккан түрәләргә такси чакырту традициясе дә урнаша башлаган. Болай эшләү миллионнарны экономияли икән. Татарстанда да Хөкүмәт җитәкчесе үткән ел ахырында хезмәт урыныннан бирелгән автомобильләргә чыгымнарны оптимальләштерү турындагы карарга кул куйды. Чиновникларга эш максатында шәхси автомобиль куллануны компенсацияләү мөмкинлеге дә каралган анда.
“Немец дулкыны“на ышансак, Германиядә эшкә велосипедта һәм метрода килүче бургомистрлар да бар икән. Ә болай транспорт өчен җаваплы түрәләрнең эшкә җәмәгать транспортында йөрүен мәҗбүри итеп куяр идем мин үзем. Югыйсә, кыш җиттеме, шәһәр урамнарын кардан һәм боздан чистарту проблемага әйләнә. Атом сугышына әзер, ә урамнарга кыш килүгә әзерлексез булып чыгабыз һәрчак. Чиновникның халыкка якынлыгы бик файдалы нәрсә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев