Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильләрне газ ягулыгына көйләү өч көндә башкарылачак

Элек транспорт чарасын җиһазландыру 8 этапка бүленеп, 53 көн вакытны ала иде, ди Рамил Сәхәпов.

Татарстанда автомобильләрне газ ягулыгына көйләү өч көн эчендә башкарылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфракструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Сәхәпов хәбәр итте.

“Әлеге процессны гадиләштерү максатыннан, республиканың ЮХИДИ идарәсе белән берлектә, транспорт чарасын теркәү ргеламентлары оптимальләштерелде. Шулай итеп, машина хуҗасының гаризасы бер-ике көндә карала, ә теркәү эшләре ике-өч көндә башкарыла”, – диде Рамил Сәхәпов.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, элек транспорт чарасын җиһазландыру 8 этапка бүленеп, 53 көн вакытны алган.

“Уңайлыклардан тагын шунысын әйтергә кирәк, хәзер транспорт чарасын тикшерү процессы кыскарды, машина хуҗасы урынына документларны аның ышанычлы кешесе китерә ала. Шулай ук гражданнарны кабул итү графигы камилләште”, – диде Сәхәпов.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев