Авыл сөте ник кыйммәт?
Татарстанда җитештерелгән ит яки сөтнең бәясе кибет киштәсенә барып җиткәнче күпмегә арта? Җирле җитештерүчеләр шул сорауга ачыклык кертмәкче. Алар сатып алучыларга азык-төлекнең үзкыйммәте турындагы мәгълүматны җиткерергә тәкъдим итә.
"Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары катнашында узган чираттагы "Иҗтимагый тыңлаулар"да башка мөһим мәсьәләләр белән беррәттән, авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләргә ярдәм итү турында да сөйләштеләр. Билгеле булганча, зур сәүдә челтәрләре белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайга салу максатыннан быел сәүдә турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Җәй айларында бердәмроссиялеләр яңартылган законның үтәлешен тикшерү белән шөгыльләнде. Татарстанда да республика парламенты депутатлары министрлык, төрле оешмалар, җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре белән берлектә төбәктәге вәзгыятьне өйрәнделәр. Очрашуда мәсьәләгә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев ачыклык кертергә тырышты.
"Республикада авыл хуҗалыгы тармагы - ул яшәү рәвеше. Шуңа күрә җирле җитештерүчеләргә дәүләттән ярдәм күрсәтү, әзер продукцияне сатарга булышу - безнең халыкның иминлеген кайгырту дигән сүз", - диде Марат Әхмәтов. Министр сүзләренә караганда, бүген илнең кайбер төбәкләрендә сөрүлек җирләре ташландык хәлдә ятканда, Татарстанда инвесторлар көче белән әлеге җирләрне эшкәртү эше оештырылды, яңа комплекслар төзелде, авыл хуҗалыгы техникасы яңартылды. "Республика һәм федераль программалар нигезендә җир кешесенә төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз. Шушы елларда Татарстанда ике меңнән артык крестьян-фермер хуҗалыгы оешты. Колхоз заманыннан калган кайбер хуҗалыклар яңадан аякка басты. Республика балык һәм җиләк-җимештән кала, үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итә ала", - диде Марат Әхмәтов.
Тик җитештерү - бер хәл, әзер продукцияне үз халкыбызга сатарга да кирәк бит әле. Министр әйтүенчә, бүген республикада җитештерелгән азык-төлекнең өчтән бере генә зур сәүдә үзәкләре аша сатыла. Күпчелеге исә кесә калынайту ягын гына кайгыртучы күпләп сатып алучы арадашчылар кулына барып эләгә. Димәк, җитештерүче дә, сатып алучы да зыян күрә. Сер түгел, кайбер сәүдә үзәкләре товарның үзкыйммәтенә 70-100 процент өстәп сата. Шуңа күрә җитештерүчеләр сәүдә турындагы законга зур өметләр баглый.
"Иҗтимагый тыңлаулар" барышында җитештерүчеләр сәүдә челтәрләрен киштәдәге товарның беренчел бәясен, ягъни үзләреннән күпмегә сатып алулары турындагы мәгълүматны күрсәтергә мәҗбүр итүләрен сорады. Марат Әхмәтов республика эшмәкәрләренең өстенлекле ягын да искәртте. Татарстанда ел әйләнәсе диярлек авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Бу исә җитештерүче белән сатып алучы арасын тагы да якынайта. Зур сәүдә үзәкләре белән чагыштырганда, ярминкәдә бәяләр дә 20-30 процентка очсызрак дип фаразлана. Быел республика районнарында сынау йөзеннән "фермерлар парклары" ачарга да ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев