Авыл да тарткан, малкайлар да көткән
Районда терлекчелектә 329 хатын-кыз эшли.Шуларның берсе- районның алдынгы сыер савучысы Зөлфия Насыйбуллина.
Әле сәгать төнге 2 белән 3 арасында гына, ә инде Сатыш авылында Насыйбуллиннар яшәгән йортта ут яна. Алар гына түгел, гомумән, фермада эшләүчеләр йокыдан иртә торырга күнеккән. Торакларда сыерлар да шуңа ияләнгән. Димәк, вакытында яннарында булырга кирәк. Шуңа күрә Зөлфия Насыйбуллина да иртәнге 4тә башланып китәсе сменалы эшенә ашыга. Инде 26 ел шулай. Аңарчы Казанда һөнәр училищесында белем алган да, ун елга якын телеграфистка булып эшләгән. Ахыр чиктә барыбер туган авылы тарткан. “Алай димә, сөйгән яры янына кайткан дип яз”,– дип сүзгә кушыла ферма мөдире Гөлназ Латыйпова. Билгеле, серләре килешкәнгә күрә шулай ди. Чөнки хәзер генә мөдир булгач та, ул үзе дә башта Зөлфия янында эшләгән, сыер саварга аннан өйрәнгән. Аннары урта звено кадры булып күтәрелгән. Адашы – АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова аның Бигәнәй фермасы территориясен төзекләндерүгә коллективны туплавын (күлдәвек ясап, балыкларга кадәр җибәргәннәр) билгеләп үтте. Гөлназ Латыйпова март аенда вакытлыча ялдагы Сатыш фермасы мөдирен алыштырган. Хәзер Зөлфия үзбәк кызы Шахноза Шомуратова белән эшли. “Ирле-хатынлы күченеп кайттылар. Күпмилләтле коллективка әйләнеп барабыз. Хәзер Шаһнозаны татарча өйрәтәбез. Кайбер сүзләр уртак, бер-берсенә охшаган да. Татарча сөйләшергә дә, сыер савуның да нечкәлекләренә тиз төшенә”,– ди Зөлфия.
Әйтергә кирәк, аның белән бер торакта гаиләсе белән Казаннан күченеп кайткан Гөлфия Хисамиева да эшли. Сатышта беркемнәре дә булмаган. Хезмәтенә күрә тиешле хакы түләнә, яшәргә арендалы торак бирәм дип торган авылны тапканнар да, тәвәккәлләгәннәр. “Сыер савучылар 30 мең сумнан да ким алмыйлар бездә”, диделәр бухгалтериядә. Җитәкчеләре Фәрхәт Сәүбәнов та, фермада эшләүче 20гә якын хатын-кызга 8 март бәйрәме теләкләрен җиткереп, авырмасыннар гына, маститны вакытында күрсәләр, җилендә калдырмасалар, сөт була, ди. Аның әйтүенчә, Зөлфия эшләгән торакта тәүлегенә 3,5 тонна сөт савыла. Башка хуҗалыкларда (роботлар турында сүз бармый) шул ук сыерлар саны белән андый күрсәткечкә ирешә алмыйлар икән. 2019 елда бер сыерның продуктлылыгы 7594 литр булган. Ә Зөлфиянең эш күрсәткече 7900гә җиткән. Зөлфия һәр сыерның исемен яттан белә, “Иркә”се бигрәк тә иркә, исемен белеп кушкан, янына килсә, сыйпаланырга ярата. “Иркә”, “Карга” һәм “Әдилә” 40 литр сөт бирә икән. “Таналарым да әйбәт, беренче тапкыр бозаулаган сыерларның продуктлылыгы 25-30 литр арасында тирбәлә. Мин Әминә апа белән эшли башлаганда хезмәтебез авыр иде. Юллар пычрак, сөтне чиләкләп ташыйбыз, кул белән ашарга сала идек. Хәзер сөт үткәргеч аша гына үтә, ашарга да техника кертә. Шартлар әйбәт, кайгыртучанлык бар. Әле узган ел санаторийда да ял итеп кайттым”,– ди хезмәтендә алдынгы, менә дигән хуҗабикә, улы өчен җан атып торучы ана.
РS. Без дә аларны хезмәт уңышлары һәм бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев