Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда ит һәм ярмага бәяләр арту фаразланмый

Ярминкәләр һәм базарлар белән көндәшлек булу сәүдә челтәрләрендә азык-төлеккә бәяләр артуын тоткарлап тора.

Татарстан территориясендә быел ярмага, ит һәм сөт продуктларына бәяләрнең кискен күтәрелүе фаразланмый, чөнки сәүдә челтәрләрендә азык-төлек бәясе ярминкәләр һәм базарлар ярдәмендә тоткарлана. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сәүдә челтәрләре бәяләрне арттыру белән кызыксынмый. Шәһәр халкы барысын да фермерларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә урыннар бирелә торган ярминкәләрдән арзанрак бәягә сатып ала ала, анда сәүдә өстәмәләре юк. Әйтик, Агропаркта савытка салып бирә торган сөтне 40 сумга сатып алырга була», — диделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

2020 елда инфляция аркасында продукциягә бәяләр арту 3 проценттан да зуррак булмый. Бу икътисад өчен нормаль күренеш, дип әйттеләр ведомствода. Элегрәк Татарстан халкын карабодайга бәяләр арту борчый иде, әмма быел җыелган ярма республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәчәк.

«2019 елда карабодайның тулаем җыемы 28,6 мең тонна тәшкил итте, бу 2018 ел дәрәҗәсендә. Татарстан халкының карабодай ярмасына еллык ихтыяҗы исә 15 мең тонна. 2020 елда чәчүлек мәйданнарын киметү дә планлаштырылмый», - дип искәрттеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев