Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Авыл табибы" программасы буенча быел Татарстанга күпме табиб киләчәге билгеле

Бүген республикада 24 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) табиблар белән тәэмин ителмәгән.

"Авыл табибы", “Авыл фельдшеры” программалары буенча быел Татарстан районнарына 84 табиб, 10 фельдшер килүе көтелә. Бу хакта ТР Хөкүмәтендә брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

Кадрлар тармакка "Медицина ошмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү" төбәк проекты нигезендә җәлеп ителә.

“Без аларның 65 процентын районнарга юнәлдерергә әзер. Республикада 24 ФАП табиблар белән тәэмин ителмәгән. Медицина ярдәмен дистанцион пунктлар һәм Үзәк район хастаханәләре күрсәтә. Моңарчы эшләмәгән ФАПлар өчен белгечләрне максатчан төстә әзерлибез. Сентябрь-октябрьгә тәэмин итеп бетерергә тиешбез”, - диде Марат Садыйков.

Тармакка белгечләр җәлеп итү максатыннан, максатчан кабул итү квоталары буенча укыту, бер тапкыр бирелә торган компенсация, ТР Хөкүмәте грантлары каралган.

Яшь белгечләрнең яшәү урынын кайгырту, наймга алынган торак өчен компенсация түләү, медицина хезмәткәрләренә чит ил клиникаларында стажировка уздыру кебек чаралар бар.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев