Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл укытучысы

Актаныш районының Яңа Ка­дермәт авылына барганда барысы да үз урынында иде. Телебез турында әйтәм. Татар теле укытучылары үз дәрәҗәсен белә, без – татар халкы да кимсетелмәгән идек. Шуңа күрә, укытучы белән әңгәмә дә күңелле генә килеп чыкты. Югыйсә, чиста татар районы укытучыларына татар теле турында сорау биреп утыру үзе үк мәгънәсезлек булыр иде.

Җиде йортлы Яңа Кадермәт авылында укытучы яши икән! 7 сыйныфта укучы улы Айдар гына түгел, үзе дә биш чакрым ераклыкта урнашкан Аккүз мәктәбенә йөри. Машинасы юк, автобус килеп алмый. Һәркөнне иртәнге җиденче унбиш минутта узып китүче машиналарга кул күтәрә. Аккүз мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Наилә Гыйльфанова – Чаллы кызы. Беренче соравым да: “Ничек монда килеп чыктыгыз?” – булды.

– Шушы авыл егете Дилшатка кияүгә чыктым. Ул үзе дә туганнарында яши, ә минем энем белән сеңлем бар. Фатирыбызда кеше күп иде дип әйтүем. Башта Чаллыда тордык, аннан авылга кайттык. Иремнең әти-әнисе шушы йортны сатып алды. Ә Чаллыда тулай торак та юк иде, ул вакытларда ипотекага фатир алу дигән әйбер дә булмады. Әти авылга кунакка килгәч: “Кайдан таптың бу тишекне?” – дип бик аптырады”, – ди Наилә.

Ничек кенә булмасын, Яңа Кадермәт авылында матур гына гомер кичерә ул. Маллары да бар, үгезләр тоталар, чын авыл тормышы белән яшиләр. Сыер гына асрамыйлар икән, “Кечкенә авылда сөт тапшырып, аннан, бер сыер белән генә акча эшләп булмый”, – ди укытучы. Өстәвенә, сортлы чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Коллекционерлардан сатып ала, йә булмаса, алыш-биреш итәләр. Чәчәкләрен сатып алалар, әле ул азмы-күпме табыш та китерә икән. “Авылда иң яше – без”, – ди Наилә.

  • Уллары
 

Бер шатлыклары бар – күршеләрендә генә зур йорт җиткергәннәр, озакламый яшәргә кайтачаклар икән. Күршеле булачаклар, кыскасы. 

Гыйльфановларның ике уллары бар. Олы уллары Закир Чаллыда техникум тәмамлый, кечкенәсен алда телгә алган идем инде, ул биш чакрым ераклыктагы мәктәптә белем ала. Гаилә башлыгы Дилшат колхозда эшли. Наилә моннан 17 ел элек Аккүз мәктәбенә эшкә урнаша. Бу вакытта мәктәп унберьеллык була, анда 105 бала белем ала. Кыскасы, бүгенге белән чагыштырганда, балалар саны ике тапкыр артык килеп чыга. Мәктәп 14 ел элек тугызьеллыкка калган. Соңгы биш ел эчендә балалар саны тотрыклы икән, бүген Аккүз мәктәбендә 47 бала белем ала. Мәктәп Аккүз һәм Ахун авыллары арасында урнашкан һәм анда шушы ике авыл һәм Михайловка балалары укый. Боларга Яңа Кадермәттән килеп йөрүче Айдарны да кушарга кирәк. Наилә әйтүенчә, мәктәптә барысы да тәртиптә, ашау-эчү дә җайга салынган, укучыларны китаплар белән дә тәэмин итеп торалар. “Булмаса, китапханәче башка мәктәпләргә мө­рә­җә­гать итә”, – ди ул.

  • "Рәхмәт сиңа, укытучым!"
 

– Татарча укыган баланы химиядән генә русча имтихан бирергә өйрә­тергә мөмкинме? – дип сорыйм укытучыдан.

– Була. Термин­нарның яртысы рус­ча, яртысы татарча. Тәрҗемә итәргә мөмкин. Ә менә био­­логия белән хәл­­ләр башкача­рак, бө­тенесен дә тәр­җемә итәргә кирәк, – ди ул. – Химияне дә, биологияне дә сайлаучылар бар. Быел районда бер бала гына имтиханны бирә алмады. Анысы да, дус кызына иптәшкә дип, әзерләнмәгән килеш кереп утырган.

– Шәһәрдә балалар белән өстәмә рәвештә репетиторлар шөгыльләнә. Сездә хәлләр ничек? 

– Бездә укытучылар үзләре имтиханга әзерли. Аның өчен өстәмә акча түләнми, әлбәттә. Биш чакрым йөреп эшләгәч, эшкә барырга иртәрәк чыгам. Укучылар да иртә килә. Дәресләр сигездә башлана, ике туларга егерме минутта бетә. Өстәмә эшләү укучының үзеннән дә тора.

– Сездән башка чит авылдан килеп йөрүче укытучылар бармы? – дип сорыйм Наилә Гыйльфановадан.

– Утыз чакрым ераклыктагы Мөслим районыннан информатика укытучысы килеп йөри. Институттан соң безнең ишекне ачты да яңадан япмады.

– Авыл мәктәпләре белән шәһәр мәктәпләрен чагыштырырга яраталар. Янәсе, шәһәрдә белем дәрәҗәсе башка, балалар да үзгә... 

– Балалар бакчаларын чагыш­тырганда, шәһәрдә үсеш зуррак. Сабыйлар белән эшләүгә, аң-дәрәҗәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Мәктәпләрдә ниндидер кимчелекләр бардыр дип уйламыйм. Бер үк программа нигезендә укытабыз бит, – ди Наилә. – Авыл балалары көне буе компьютер артында утыра алмый, чөнки абзарда маллар бар, аларны карарга кирәк. Аннан, күбесе җәйге каникулда колхозда эшли. Шуңа күрә, акчаның күктән яумаганын белә, алар тормышка да җитди карый. Бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре ничектер йомшаграк. Алар алдагы көнне ачуланышырга, хәтта сугышырга мөмкиннәр, ә икенче көнне бер парта артында утыралар. Кыскасы, барысына да җитешәләр, имтиханнарга да әзерләнәләр, – ди укытучы.

Наилә Гыйльфанова белән озак кына аралаштык. Чит авылга барып эшләп йөрсә дә, эшеннән зарланмады ул. Чит авыл дигәннән, мәктәпләрне ябуга ияләштек инде. Яба торалар, авызыбызны йомып торабыз. Инде телебезгә кул суздылар. Һаман тик утырабыз.

  • Наилә гөлләр үстерергә ярата

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев