Авыр еллар кичкән әниләр
Июньнең соңгы көннәрендә Мамалай авылында яшәүче Сөембикә Сабирҗан кызы Хәйруллина үзенең 95 һәм Өчнарат авылында гомер итүче Нурҗихан Габделхак кызы Миннебаева 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын алдылар.
Сөембикә Хәйруллина Мамалай авылында ишле гаиләдә туып үсә. Башлангыч белем алганнан соң башкача укырга мөмкинчелек булмый. Кыз 12 яшендә әтисе һәм әнисе өчен юлга таш җәюдә эшли башлый. Сугыш чорында 16-18 яшьлек кызларны Суслонгер урманын кисәргә җибәрәләр. Шәмәрдән станциясендә көненә 12-14 шәр вагон утын төйиләр. Яшүсмерләр дә фидакарьләрчә тырышып, Җиңү көнен якынайтуда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Сөембикә апа 1948 елда сугыштан исән-сау кайткан Тимерхан исемле егеткә кияүгә чыга. Тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Сөембикә апаның 24 оныгы, 47 оныгы, инде 2 оныкчыгының да балалары бар. Төпчек кызы Миңзифа белән үз нигезендә хәерле гомер кичерә.
Нурҗихан Миннебаева Өчнарат авылында туып үсә. Иске Икшермә авылында башлангыч белем ала, сугыш башлану сәбәпле, укуын дәвам итә алмый. Сугыш елларында «Икшермә» совхозында басуда эшли, урманда утын кисә, хуҗалыкта нинди авыр эш бар – барысы да алар җилкәсенә күчә. Миннәхмәт Миннебаев белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Нурҗиһан апа гомере буе колхозда намуслы хезмәт куеп, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын казана. Бүгенге көндә балалары, оныклары, оныкчыклары кадер-хөрмәтендә, ярдәм-кайгыртуында Өчнарат авылында гомер итә.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев