«Аякларны саклап калып булмый, гангрена башлана, ә әнием килеп тә карамый…» [тормыш хәле]
Беркем дә киләчәктә үзен ни көткәнен, ни буласын белми. Кайчагында санаулы минут-секундлар язмышыңны бөтенләй кирегә бора да куя. Әле егермесе дә тулмаган, энергиясе ташып торган япь-яшь Гаяз Килмәкәев белән дә шулай була. «Кинәт мотоциклның фаралары янмый башлады», дип искә ала ул фаҗигале төнне Гаяз. «Бик каты бәрелү һәм тирә-юньгә ут көлтәләре чәчелгәнен генә хәтерлим. Аңыма килгәндә, больницада ята идем. Авария булган, ике мотоцикл бәрелешкәч, бензин багы шартлаган икән.»
Пешү җәрәхәтләре тәнне генә түгел, җанны да газаплый. “Ничек булып бетәр, аякка баса алырмынмы?” кебек сораулар газаплый аны. Хастаханәдә, өйдә бик озак дәвалана Гаяз. Әмма аякларны саклап калып булмый, гангрена башлана һәм бу аның гомеренә дә куркыныч тудыра.
«Кешеләрдән әҗәтләр җыя-җыя, Казанга операциягә киттем, – ди Гаяз. – Башта бик нык күңел төшенкелегенә бирелдем. Кеше күзенә карап ятудан да авыры юк. Гаиләбезнең төп терәге булган әтием Фаяз да үлеп китте. Аерылышканнар иде, әнием килеп тә карамады. Иң беренче һәм зур ярдәмчеләрем – әбием белән бабам, Рамил абый булды. Рамил абый миңа коляска юллап алды. Менә шуннан соң инде коляскада йөри башладым һәм тормышка ышаныч туды”.
Сынаулар моның белән генә бетмәгән икән әле. Мәкерле чир әбисен, аннан бабасын да урын өстенә сала. Иң беренче ярдәмгә кем килә? Әлбәттә, Гаяз. Ике аяксыз һәм бер кулы яртылаш кына сәламәт булган егет тәрбияли аларны. Төннәр буе саклап утыра, ашата-эчертә …
Ә аяклар бармак очлары, табан асларына кадәр төшеп, үзәкләрне өзеп сызлый. Әйе, киселгән булса да, барыбер сызлыйлар шул алар. Җитмәсә, коляскасы да гел ватылып кына тора, тәгәрмәчләре төшеп интектерә. Авыл җиренең кантарлы юллары өчен түгел шул алар, шәһәрдәге асфальт өчен исәпләнгән. Аларны ярты ел саен алыштырып торырга кирәк, кайбер аккумуляторлар бер айга да чыдамый икән.
Гаязның коляскасына шаклар катып карап торасың: бер җирен ябыштырган, икенче җирен болт белән борып куйган, кыскасы, яраклаштырган. Үзе ремонтлый, эш рәтен белмәсә, бу колясканы әллә кайчан чүплеккә чыгарып ташлыйсы икән инде. Пенсия дигәнең тиененә кадәр әнә шундый чыгымнар өчен бетә дә китә, калганына ничек җиткерергә? “Адәм баласы михнәткә чыдый, рәхәткә генә чыдый алмый”, диләр бит. Тормыш барысына да өйрәтә икән ул. Бер кул исән, икенчесе яртылаш эшли, күзләр күрә… Ә иң әһәмиятлесе – йөрәк тибә. Төннәр буе йокламый, компьютерларда актарына, эзли, өйрәнә Гаяз. Бүген ул – Камышлы авылы халкының “ашыгыч ярдәме”. Телефон, сәгать, телевизор, электр җиһазлары… ватыламы, йөгереп, аңа килеп җитәләр. Алтын куллы Гаяз аларга җан кертә. Пычкы, балта, пычак үткенләү кебек вак-төяк эшләрне дә теләп башкара, ярдәм сорап кергән авылдашларын беркайчан да кире бармый ул.
– Гаязның тик торганын бер дә күрмәссең. Җәй көне бәрәңге бакчасында сабаклар арасыннан аның башы гына күренеп тора, – ди күршеләре Нәфисә ханым. – Чүп утый, мунчасын да үзе яга. Иртә белән зарядка ясый. Һәрчак хәрәкәттә ул. Сәламәт ялкау кешеләргә үрнәк булып тора әле ул. Афәрин!
Техника нечкәлекләрен яхшы белгән Гаязга фермада саву аппаратлары һәм башкалар ватылып китсә дә мөрәҗәгать итә башлыйлар. Әнә шулай бер баруында Гаяз фермага сыер савучы булып эшкә килгән Эльвираны күреп ала. Көн артыннан көн, айлар, еллар уза, егет аңа сүз катырга уңайсызланып йөри. Эльвираның да тормышы җиңел түгел, улын да кеше итәсе бар. Ничек булса була, ике яшь йөрәк кавышалар, хатын-кыз кергәч, йорт ямьләнеп китә, нур иңә.
– Аллага шөкер, дип сөенеп яшибез. Эчми, тартмый, бала өчен дә өзелеп тора, ярдәм итә, – ди Эльвира ханым.
Эльвираны егетнең туганнары, күршеләре дә бик яраталар. “Тырыш, тәүфыйклы”, дип мактап туймыйлар үзен. Кайбер ике аяклы, ике куллы, таза-сау, әмма гарип җанлылар кешеләргә зыян китерүдән башканы белмәсәләр, Гаяз кебекләр әнә шулай тирә-юньдәгеләрне сөендереп, игелек кылып яши беләләр. Күз генә тия күрмәсен үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев