Айдар Галимовның әнисе Бибинур ханым: «Берәр әйбер сатып алса да, шундук миңа хәбәр итә»
Бибинур Галим кызы Галимованы Миякәдә (Башкортстан) белмәүчеләр юк. Айдар Галимовның әнисе булганга түгел, ул 38 ел буе укытучы булып эшләгән, үз эшенең остасы. Сөйләме дә бик акыллы, һәр җөмләсе төгәл. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше Миңнегани белән Миякә районының Олы Кәркәле авылында яшиләр. Авыллары искитмәле: Айдар тырышлыгы белән, Ракай...
Бибинур Галим кызы Галимованы Миякәдә (Башкортстан) белмәүчеләр юк. Айдар Галимовның әнисе булганга түгел, ул 38 ел буе укытучы булып эшләгән, үз эшенең остасы. Сөйләме дә бик акыллы, һәр җөмләсе төгәл. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше Миңнегани белән Миякә районының Олы Кәркәле авылында яшиләр.
Авыллары искитмәле: Айдар тырышлыгы белән, Ракай чишмәсе яңартылган, Җиңү скверы пәйда булган. Айдар Галимов кубогына ел саен балалар арасында футбол турниры да нәкъ шунда уза.
Бибинур апаның ике баласы да җыр-моңга әвәс. «Фәнәзия апа җырлаганда, күзләрем яшьләнә», - дип, Айдар үзенең апасы турында сөйли. Бәхетле дәү әнинең биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Айдар туган көнне кичәгедәй хәтерли:
- Казахстанда яшәгән еллар. Ул төнне ай туп-тулы иде, мин аны яхшыга юрадым. Улым 24 февраль көнне иртәнге 4 белән 5 арасында туды. Документка яздырганда, туган көне матур бәйрәмгә туры килсен дип, 23 февральгә күчерттем, - ди.
Айдарга Ходай Тәгалә әтисенең дә, әнисенең дә матур сыйфатларын биргән. Кечелеклелек, кешелеклелек, ихтирамлык кебек сыйфатлары әнисеннән булса, ныклыгы - әтисеннән. Уллары әти-әнисенә карата кадер-хөрмәттә, тормышында нинди генә шатлыгы булмасын, башта газизләре белән уртаклаша.
- Берәр әйбер сатып алса да, шундук миңа хәбәр итә. Мин: «Игелеген күр, бәхетле бул», - дип телим. Депутатлыкка барырга тәкъдим ясауларын да ул миңа беренчеләрдән хәбәр итте. «Улым, иң мөһиме - кешегә ярдәмең тисен. Кайда халыкка кирәксең, шунда бул», - дидем.
Бибинур апа, Әниләр көне уңаеннан, газета укучыларга да теләкләрен юллады:
- Тормыштан ямь табып, канәгать булып яшәргә кирәк. Шул очракта Ходай син теләгәнне үти. Нәкъ шулай яшәгәнгә, Миңнегани белән без бәхетле картлык кичерәбез. Балаларыбызның игелеге, изгелеге санап бетергесез. Бәрәкәт шөкер иткәндә килә!
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев