Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Метшин ветераннар советы вәкилләре белән очрашты

Алар борчый торган актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

9 Май алдыннан хакимият йортында Түбән Кама муниципаль районы башлыгының шәһәр һәм район ветераннар советы активы белән традицион очрашуы узды. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда шәһәр башлыгы һәм Түбән Кама аксакаллары өлкән буынны борчый торган актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук узган елгы эшкә йомгак ясадылар.

Айдар Метшин чарада катнашучыларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, Түбән Кама ветераннарына патриотик тәрбия бирү мәсьәләсендә актив эшләре, шәһәрнең иҗтимагый тормышында катнашулары өчен рәхмәт әй һәм Түбән Каманың хәзерге буынының бурычы – ветераннарга һәрьяклап ярдәм күрсәтү һәм игътибар күрсәтү булуын билгеләп үтте.

Узган ел башкарылган эшләр турында ветераннар советы рәисе Григорий Китанов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, оешма бүген актив эшли, шәһәр һәм район чараларында катнаша, пенсионерларга төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Өченче буын университеты елдан-ел популярлык казана бара. Быел анда 1000 нән артык кеше белем алган. Өлкән яшьтәге студентлар саны гына түгел, биредә факультетлар саны да арта.

Шәһәр ветераннары "Минем шәһәр урамнары" муниципаль проектында да актив катнаша. 

Фото: tat.e-nkama.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев