Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тоткарланучы юлга чыгар алдыннан ике шешә сыра эч­кәнлеген яшермәгән

Җәза катгый: 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк һәм...

 Агымдагы елның 28 апрелендә рай­он үзәк хастанәсенә алкогольдән нык исерү билгеләре булган,  теле  көр­мәкләнгән 1981 елгы Капралов ме­дицина тикшерүе өчен китерелә.   Әмма ул вә­каләтле  вазифаи зат­ның  законлы таләбен  үтәү­дән башта  тарта. Алкогольне  ачыклауга тест  узар­га теләми. Шунысын игътибарга  алырга   кирәк: ул юлга  чыгар  алдыннан ике шешә  сыра  эч­кәнлеген  яшермәгән. Ягъ­ни  28  апрель  кичендә Казан-Шәмәрдән юлының 105нче километрында “Ни­­ва” автомобиле бе­лән һә­лакәт ясаганнан соң, вакыйга  урынына  килгән ЮХИДИ инспекторы беркетмәсенә алкоголь кулланганын  үз куллары белән  язган. Ә медицина тикшерүе  узарга  каршы  килүе Капраловны   җа­ваплылыктан азат итү  өчен нигез була  алмый. Кыскасы, йөртүче кылган гамәле  өчен   Административ  хокук бозулар турындагы Россия  Федерациясе  кодексының 12.26нчы  статьясының 1нче  бүлеге нигезендә гаепле дип табылып, суд  каршында басты. Җәмәгать  судьясы аның хастаханәдә медицина тикшерүе узудан баш тартуын хәтерләмәве турында дәлилләр ки­те­рергә тырышуын җавап­лы­лыктан качу  омтылы­шы буларак бәяләде һәм алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган өчен җәза чарасы билгеләде. Хәзер Капраловка 60  көн эчендә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры   киләчәк. Шу­лай  ук ул 1 ел да 7 айга транспорт  белән идарә итү хокукын нан  мәхрүм ител­де.

Суд  карары законлы  кө­че­нә  керде.

Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.        

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев