Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азрак эчә башлаганбызмы?

Аек бул, җәмгыятькә лаек бул!

    Моннан хәйран еллар элек бер танышым хезмәттәшләре белән төшкән фотосурәт күрсәткән иде. Шалкан кебек ир-егетләр. Кайберләрен күргән дә бар кебек. Фотога төшкәннәренә күп вакыт узган. Хәзер аларга 55-60  яшьләр тирәсе булырга тиеш. Әмма байтагы инде байтагы гүр иясе булган. Иртә китеп барганнар. Сәбәбен танышым ияк астына бармагы белән чиертеп аңлатты. Ягъни аларны якты дөньядан бушка килмәгән хәмер алып киткән. Агуны акчага сатып  алып бакыйлыкка  ашыкканнар. Ни кызганыч, алкоголь һаман да   күпләрнең башына  җитеп тора. Эчкечелеккә каршы төрле юллар белән көрәшеп карадылар – нәтиҗәсе үзен әллә ни  сиздермәде. Хәзер инде хәмернең хәтәр икәнен искәртү гамәле булып Россиядә 11 сентябрьдә Аеклык көнен билгеләп үтү генә калды бугай. Ул моннан 20 ел элек гамәлгә кертелгән иде. Хәзер әлеге дата уңаеннан хәмернең зыяны турында медиклар әңгәмәләр үткәрә, башка чаралар оештырыла. Әмма, бәясе  артуга  карамастан,  аракы-сыра үтемле продукция булып кала.

Татарстан дәүләт алкоголь ин­спекциясенең  Арча территорриаль органы агымдагы  елның 6 аенда спиртлы эчемлекләр сату күрсәткечләрен игълан итте. Әлеге мәгълүматлардан күренгәнчә, Са­­ба районында бу чорда кулланучыларга барысы 14,6  мең декалитр алкоголь продукциясе җибәрелгән. Бу 2023 елның  шушы  чоры  күрсәткеченнән 1000 литрга кимрәк дигән сүз. Рәсми саннардан чыгып фикерләгәндә район халкы алкогольне азрак кулланган кебек. Шул ук вакытта районда  сыра эчемлеге 5 мең  декалитрга   күбрәк (2023 елның  шушы  чоры  күрсәткеченә карата 115 процент) сатылган.

Бөтендөнья сәламәтлек  саклау оешмасы экспертлары фикеренчә, җан башына бер елга алкогольле эчемлек  куллану 8 литрдан артса, милләтнең киләчәге куркыныч астында булып  санала. Аракыдан агуланып та, өшеп тә,  чирләп тә, үзләренә  кул  салып та үләләр. Статистикага нигезләнсәк, агымдагы елның 6 аенда безнең районда җан башына спиртлы эчемлек  куллану 4,7 литр тәшкил иткән. Былтыргыдан 0,2 литрга гына кимрәк. Сатылган алкогольне райондагы халык  санына бүлгәч  килеп  чыккан  сан шундый.  Җан башына сабый балалар да кергән. Инде еллык   күрсәткеч  килеп  чыксын өчен 4,7 литрны икегә тапкырлыйк. Экспертлар  атнага бер тапкыр дуслары белән гаражга җыелып, 3 шешә  сыра эчкән кешене алкогольгә бәйлеләр категориясенә  кертә. Димәк, теге  хәтәр  санны (8 литр) узып киткәнбез түгелме соң?

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев