Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АЗРАК ЭЧӘ БАШЛАГАНБЫЗ

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре агымдагы елда алкогольле эчемлекләр базарын контрольдә тоту юнәлешендә мәгълүм эш башкардылар.

Хәмергә карата мөселман халкында “хәрәм” сүзе кулланылса да, ул – даими сорау белән сатып алынучы продукция. Исерткечкә ихтыяҗ  аның законсыз әйләнешенә дә  юл  ача. Рәсми  күрсәткечләргә  килсәк, территориаль орган хезмәт күрсәткән Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарында 11 айда 182,6 мең декалитр алкоголь продукциясе  сатылган. Чагыштыру  чорына  карата 9,4 мең декалитрга  кимрәк һәм  җан башына 9,4 литр туры килә. Моннан 10 еллар элек Саба районы санап кителгән муниципаль берәмлекләр арасында эчү буенча 1нче урында бара  иде. Хәзер вәзгыять  үзгәрде. “Хәрәм” акционерлык җәмгыятенең махсус кибетләреннән генә сатыла башлаганнан  соң, җан башына тәшкил иткән алкоголь  күләме буенча Саба 6 район арасында 4нче  урынга төште.  Унбер айда эчелгән 26,5 мең декалитр  хәмерне бер кешегә бүлсәң,  8,48 литр туры  килә. Гомумән, төньяк районнар – алкогольне иң  аз кулланучы территория (республика буенча  җан башына  уртача   күрсәткеч – 13,1 литр).

  Шул ук вакытта исерткеч эчемлеккә ихтыяҗны алкогольнең законсыз әйлә­неше бәрабәренә тулыландырырга ты­рышучылар да бар. Әйтик, 2017 елның 11 аенда Эчке эшләр министрлыгы  хезмәткәрләре белән берлектә әйләнештән составында  спирт булган 61,4 литр  продукция  алынган булса, быел ул 191,15 литрга  җитте. Җаваплылыкка тартылучылар барысы 61 мең сум штраф түләде. Ел дәвамында  Курсабаштан Г., Лесхоздан  А., Татар Икшермәсеннән Х.,  Өчнараттан Ә.,  Кече Шыңардан Б., Байлар Сабасыннан Н.  билгеләнгән үрнәктәге маркасы, документлары булмаган алкоголь продукциясе ташыганнары  өчен  3000-5000 сум  күләмендә штраф түләделәр. Әле ноябрь аенда гына  Түбән Симеттән Т. һәм Өтернәстән С. өй шартларында ясалган  спиртлы  сыекча  сатканда  фаш ителделәр. Алардан  алынган продукция хәзерге  вакытта экспертиза  үтә. Өтернәстән С.ның инде законга каршы  гамәле  өчен беренче тапкыр гына җаваплылыкка тартылуы  түгел. Әгәр экспертиза  аннан алынган продукциядә кеше  сәламәтлеге өчен зыянлы матдәләр барлыгын ачыкласа, җәза тагын да кырысрак булырга   мөмкин.

  Күләгәдәге  сектор – нык  борчыган   мәсьә­лә.  “Идән асты”  аракысы турында  на­чар  сыйфатлы дип  әйтү генә  аз, ул сәламәтлек өчен чын мәгънәсендә  куркынычлы.  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы алга таба да рейдларны системалы үткәрәчәк.

Азат Хәлилов,

 дәүләт алкоголь инспекциясенең  Саба районындагы белгеч-консультанты

Фото: https://pixabay.com | jarmoluk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев