Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм бәйрәм белән, әмма иминлек беренче

Өченчекөн Саба муниципаль районы баш­лыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә Са­ба муниципаль районында террорга каршы комиссиянең чираттагы утыры­шы үткәрелде.

   Көч структуралары, ведомст­во­лар, башкарма  комитетның бүлек  җи­тәкчеләре катнашкан җитди   сөйләшүдә  сүз  барлык төр  чагылыштагы экстремизм­ны һәм терроризмны кисәтү, Яңа  ел бәй­рәмнәрендә гражданнарның иминлеген тәэ­мин итү турында  барды. Куркынычсызлык мәсьәләсе – территорияләр буенча  вазифаи затларның  шәхси җаваплылыгы да.

“Бик катлаулы вакытта яшибез. Махсус хәрби операция бара. Бездән ерак дип карамаска, бу мәсьәләгә җитди килергә кирәк. Төрле кешеләр бар”, – дип ассызыклады Рәис Миңнеханов.

Явыз ниятлеләр кечкенә торак пунктларга  да килеп  чыгарга   мөмкиннәр. Шуңа күрә авылларда таныш булмаган, шик уяткан сәер тышкы кыяфәтле ят кешеләр очратучыларның, кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә  хәбәр итүләре  сорала. Җәмәгать урыннарында,  подъездларда   шикле  пакетларга юлыгучыларның  да тиз арада полиция белән элемтәгә керүләре мөһим.

Утырышта янгын куркынычсызлыгы ка­гыйдәләрен төгәл  үтәүнең  мөһимлеге  мәсьә­ләсе дә кузгатылды. Татарстанда, шул исәптән  Саба районында  2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кер­телде. Әлеге чорда 1-3 хәвеф класслы пиротехник әйберләрне (бенгал утлары һәм шапылдаткыч (хлопушкалардан тыш) сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән 500 метрга, торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, юллар, шәхси һәм күп фатирлы йортлардан 30 метрга кадәр арада куллану тыела.

Бәйрәмнәргә өйдән озакка чыгып китү очрагында электр җиһазларын челтәрдән сүндерергә, салкын һәм кайнар су, газ белән тәэмин итү вентильләрен, балкон ишекләрен һәм тәрәзәләрне ябарга, шулай ук фатирга пиротехника очып керүдән сакланырга кирәк.

Бәйрәм көннәрендә Саба районы буенча  эчке  эшләр  бүлеге  составының  көчәйтелгән хезмәт режимына   күчереләчәге  әйтелде. Опе­ратив  вәзгыятьнең  катлаулануы  очрагын   күздә тотып,  тикшерү-оператив төр­ке­ме дә аерым эш режимына әзер торачак. Бүлекнең  дежур  часте эшчәнлеген нәтиҗәле оештыру чаралары күрелә.  Шулай ук бәйрәм чаралары узачак урыннар  кинологлар һәм техник чаралар белән тикшерелеп, аерым контрольгә алыначак.

Полициядә “кайнар элемтә” телефоннары (02, 2-32-02, 2-33-42) тәүлек буе  эшли, хәвеф  сигналы буенча  ашыгыч  чаралар   күреләчәк. Шулай ук гадәттән тыш хәл очракларында хәбәр итү өчен телефоннар: 112 (бердәм  экстрен номер), 01 (янгын), 03 (ашыгыч  ярдәм), 04 (газ хезмәте)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев