Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бакчаларда татар теле элеккечә өч дәрес калуга сөендек"

Казандагы балалар бакчаларында татар телен элеккечә атнасына өч тапкыр өйрәнәчәкләр. Икесе дәрес рәвешендә, берсе төштән соң уен итеп үткәреләчәк.

"Казандагы балалар бакчаларында татар телен элеккечә атнасына өч дәрес итеп калдыруга бик куандык. Мин генә түгел, ә башка бакчаларның җитәкчеләре дә моны хуплагандыр дип уйлыйм", дип белдерде Азатлыкка 184нче бакчаның өлкән тәрбиячесе Алсу Хәсәнова.

Алсу ханым фикеренчә, әгәр бакчаларда татар теле дәресләрен ата-аналар теләгенә калдырып, дәресләр санын киметсәләр, бу хәл тагын күпләгән татар теле белгечен эшсез итәр, дәүләт теленең юкка чыгуын тизләтер иде.

Казанның 184нче татар балалар бакчасы

Казанның 184нче татар балалар бакчасы

Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчелегенең 22 гыйнвар көнне балалар бакчалары вәкилләрен җыеп үткәргән киңәшмәсен тәрбиячеләр генә түгел, ә татар теленең киләчәге өчен борчылганнар өсләреннән авыр йөк төшү кебек кабул иткән.

Алсу ханым да бу киңәшмәдә катнашкан. Анда Казан шәһәре мәгариф идарәсенең балалар бакчалары белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Багаева татар телен өйрәтү мөмкинлеге биргән 2013 елгы методик күрсәтмәнең эшләячәге, тик татар теленә өйрәтүнең икесе дәрес рәвешендә, тагын берсе уен рәвешендә булачагын белдергән. Уен рәвешен ничек үткәрүне бакча үзе хәл итәчәк. Ул урамда, шулай ук бина эчендә дә булырга мөмкин.

Өченче дәрес урамнан кергәч, йокыдан торгач булырга мөмкин

"Элек безнең өч сәгать тә төшкә кадәр дәрес рәвешендә үтә иде. Әлегә кадәр шулай барды. Татар теленә караган өченче дәрес яңа таләпләргә күрә урамда, урамнан кергәч, йокыдан торгач булырга мөмкин. Ул дәрес рәвешендә түгел, ә уен кебек булачак. Ничек үткәрүне татар теле тәрбиячесе үзе караячак. Мультфильмнар күрсәтергә, уен да уйнарга мөмкиннәр", ди Хәсәнова.

Алсу ханым әлеге күрсәтмә Казандагы барлык бакчаларга да бер төрле дип әйтә. Татар теленә өйрәтү элеккечә, атнасына өч тапкыр булу киләсе уку елыннан да үзгәрмәс дип өметләнә тәрбиячеләр. Дәрес кебек итеп түгел, ә уен рәвешендә урамда үткәрүнең бәлки файдасы күбрәк тә булырга мөмкин ди Хәсәнова.

Казанның 184нче татар балалар бакчасында Беренче кар бәйрәме

Казанның 184нче татар балалар бакчасында Беренче кар бәйрәме

Әлеге бакчада татар теле дәресләре уртанчылар төркемендә 20шәр минут, зурлар төркемендә 25шәр минут, мәктәпкә әзерлек төркемендә яртышар сәгать уза. Бу бакча татар телендә белем бирү һәм тәрбияләү юнәлешендә эшли. Алсу ханым сүзләренчә, математика, әвәләү, рәсем һәм башка дәресләр дә татар телендә уза. Татар төркемнәре, рус төркемнәре дип аерылмый.

Әти-әниләрнең берсенең дә татар теленә каршы чыкканы юк

Бу бакчага барлыгы 150 бала йөри. "Аның 70 проценты татар гаиләләреннән. Бу гаиләләрнең күпчелеге рус телендә сөйләшә. Балаларын татар бакчасы булганга китерүчеләр дә, өйләренә якын булганга йөртүчеләр дә бар. Безнең бакчадан чыкканда балалар 100 процент татарча аңларлык, гади генә татарча сөйләшерлек дәрәҗәдә була.

Бөтен дәресләрнең дә татар телендә булуның да нәтиҗәсе бар дип уйлыйм. Тәрбиячеләр татарча сөйләшкәнгә кечкенә балалар да татарча бик тиз аңлый башлый. Тик нигәдер әти-әниләр генә балалар татарча аңламый, аларга авыр дип уйлый. Безнең татар теле хәзер җиңеләйтелгән яңа програм нигезендә бара. Методик ярдәмлекләр бар. Балаларга кызык. Татар теленә теләп йөриләр. Әти-әниләрнең берсенең дә татар теленә каршы чыкканы юк", ди Хәсәнова.

Казанның 184нче татар балалар бакчасында Карга боткасы бәйрәме

Казанның 184нче татар балалар бакчасында Карга боткасы бәйрәме

Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту ата аналар теләгенә калдырылгач та ут йота башлады. Ә инде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның 27 декабрь имзалаган күрсәтмәсе аларның шөбһәсен тагын да көчәйтте. Анда Татарстан мәгариф министрлыгының бакчада атнага өч тапкыр татар теле дәресләре үткәрү мөмкинлеге каралаган 2013 елгы методик күрсәтмәнең гамәлдән чыгуы әйтелгән иде.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев