Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бал кортларын Кытай пестицидыннан закон нигезендә якларга тәкъдим итәләр

Бал кортларының кырылуы чәчүлекләрне эшкәрткәндә пестицидлар һәм башка химик чараларны куллану таләпләренең бозылуына бәйле булырга мөмкин.

Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачев Кытайдан сатып алынган арзанлы пестицидлар әйләнешен контрольдә тотарга тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, шулар аркасында бал кортлары һәлак була. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

2019 елның җәендә Россиянең төрле төбәкләрендә бал кортларының күпләп үлүе күзәтелде. Белгечләр фикеренчә, бал кортларының кырылуы чәчүлекләрне эшкәрткәндә пестицидлар һәм башка химик чараларны куллану таләпләренең бозылуына бәйле булырга мөмкин.

«Биредә төп проблема – күбесенчә Кытайдан китерелә торган арзанлы пестицидлар һәм агрохимикатларда. Аларның әйләнешен контрольдә тотарга кирәк. Юкса, бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», - дигән язма калдырган Константин Толкачев Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Ул депутатларның әлеге мәсьәләне көзге сессия чорында караячагын билгеләп үткән. «Авыл хуҗалыгы, Табигатьтән файдалану һәм экология, Роспотребнадзор, башка ведомство вәкилләрен, умартачыларны чакырачакбыз, урта тырышлык белән тиешле карарлар кабул итәчәкбез», - дип өстәгән ул.

  • Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, быелгы җәйдә төбәкнең 10 районында 2,74 мең корт гаиләсе һәлак булган. Шул ук вакытта, аграрийлар бу бал кытлыгына китермәячәк дип саный.

 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев