Балаң кич йөрсә, үзеңә шелтә
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында көн тәртибенә кертелгән 15 мәсьәлә каралды.
Рөхсәт ителгән 23 сәгатьтән соң законлы вәкилдән башка җәмәгать урыннарында йөргән яшүсмерләргә карата төзелгән өч беркетмә тикшерелде. Саба шәһәр, Ике басу Арташ, Шәмәрдән авыл җирлекләреннән чакырылган балигъ булмаганнар әниләре белән бергә җавап тотып, кисәтелделәр. Шулай ук Саба шәһәр җирлегеннән машина йөртү таныклыгы булмаган килеш әнисенең машинасы белән идарә иткән укучыга карата материал каралды. Гаилә казнасына зур зыян салган яшүсмергә кылган гамәле өчен озак үкенергә туры киләчәк. Әни кешегә алга таба да улын ныклы контрольгә алу кирәклеге искәртелде. Олы Кибәче һәм Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче ике әти-әни балигъ булмаган балалары алдында спиртлы эчемлекләр кулланганнары һәм исерек хәлдә булганнары өчен комиссиягә чакырылганнар иде.
МСРК утырышы гаризасы нигезендә Мишә авыл җирлегеннән бер гаилә социаль яктан авыр гаиләләр исемлегенә куелды. Олы Нырты, Шәмәрдән авыл җирлекләрендә, «Тургай» приютында яшәгән яшүсмерләрнең 18 яшьләре тулу, тәртипләре яхшыруы һәм яшәү урыннары үзгәрү сәбәпле, аларның җәмәгать тәрбиячеләре үз вазифаларыннан азат ителде.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев