Бала күп буламы?
Күптән түгел Балтачта үткән яшь гаиләләр фестивалендә шундый сан яңгырады: районыбызда 504 күп балалы гаилә бар икән. Шуларның 48ендә унсигез яше тулмаган дүртәр бала үсә. Әле кичә генә өченче баласын алып кайтучыларга гаҗәпләнеп караган булсак, бүген районда бишенче баласын алып кайтучы яшь гаиләләр дә шактый.
Дорга авылында яшәүче Зөлфия һәм Ренат Ефремовлар гаиләсендә сигез бала үсә, шуларның бишесе мәктәптә укый, төпчекләре бакчага йөри. “Бик тырыш, булган гаилә. Балалары да берсеннән-берсе акыллы, бар якка сәләтле, эшчән”, – дип мактый бу гаиләне якыннан белүчеләр. Мондыйларны – өендә дә, эшендә дә тәртип булган, әле җәмәгать эшләрендә катнашырга, актив тормыш алып барырга, балаларының сәләтләрен үстерүгә мөмкинлеген дә, вакытын да таба торганнарны күрәсең дә, билгеле, сөбханалла, дисең. “Балаларны табасы-үстерәсе генә түгел, аларны укытасы, эшкә урнаштырасы, башлы-күзле, һәркайсын тораклы итәсе бар. Монда бер-ике бөртек балаңны да ни хәлләр кешечә үстерим, киендерим, укытыйм дия торган заман”, – дигән фикерләрең дә үзгәреп китә.
Үткән гасыр азагында безнең Балтач районының Кариле авылыннан ун балалы Галиевлар районда гына түгел, республикада данлыклы булдылар. Бу бит инде – ике баланың да күпкә санала торган еллары. Алар турында язмаган, күрсәтмәгән, сөйләмәгән мәгълүмат чаралары калмады да бугай. Берсеннән-берсе акыллы, тәртипле, сәләтле балалары чын мәгънәсендә әти-әниләре бәхетенә булды. 2009 елда республикада беренчеләрдән булып “Ата-ана даны” (“Родительская слава”) ордены белән бүләкләнде Галиевлар. Харис абый инде вафат, ә Наилә апа 10 баласы, кияү-киленнәре, оныклары хөрмәтендә яши.
Бердән, “җитәкчеләр бер яки ике генә бала үстерә”, дигән стереотипны “җимереп”, икенчедән, ул елларда биш бала үстерүче бик-бик сирәкләрнең берсе булган, Карадуганнан Фирая һәм Булат Зыятдиновлар гаиләсе дә (Фирая – музей директоры, Булат – “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе) ул елларда гел игътибар үзәгендә булды. Район сәхнәләрендә генә түгел, Идел буе, Россиякүләм фестивальләрдә танылдылар...
Пыжмара авылында яшәүче, унбиш бала тудырып үстергән Мөхәрләмовлар гаиләсе турында инде без, кайта-кайта, өч тапкыр яздык. “Бер итәктә... унөч бала” дип тә, өч елдан “...унбиш бала” дип тә, моннан биш ел элек әлеге балаларның язмышы белән кызыксынып та яздык. Күп балалы гаиләләр фестивалендә дә катнашты алар. Мәктәптә укый торган биш балалары белән сәхнәгә күтәрелделәр. Хәлил, Шамил, Рамил, Альберт, Айсылу, Инсаф, Асаф, Гөлүсә, Ранил, Гөлинә, Данил, Гөлчәчәк, Алия, Илүс, Зөһрә... Унбиш баланың алтысы инде гаиләле: биш уллары өйләнгән, Айсылулары кияүгә чыккан. Өчесе Казанда эшли, икесе Үрнәк аграр көллиятендә белем ала, бишесе, әйткәнебезчә, мәктәптә укый. Гаилә корганнарының кайсына йорт төзегәннәр, кайсына фатир алганнар, барысының да торыр урыны, эшләр эше, йөрергә машинасы бар. “Бөтенесен бергә эшлиләр, бер-берсе белән йөрешеп, аңлашып, ярдәмләшеп яшиләр. Тугызынчы оныгыбызны көтәбез”, – ди өлкән Мөхәрләмовлар. Күркәм холыклы итеп үстерә алулары белән бер бәхетле булсалар, балаларын аңлаулары, сабырлыклары белән янә бәхетле Алсу белән Хәбир. Ике ай аерма белән бер елда ике туй үткәрергә туры килсә дә, “юк, ничекләр үткәрик” димәгәннәр, икесен бер-бер артлы башлы-күзле иткәннәр. “Барысына да акча җиткерә алмаслар иде, берәр ярдәм итүчеләре бардыр!” – дип шикләнүчеләр дә табылыр, бәлки.
– Юк инде, балалар үскәннән бирле үз тырышлыгыбыз белән көн күрәбез, – ди Алсу. – Алар кечкенә чакта болай да бик күп булыштылар. Ел саен акчалата да ярдәм иттеләр, автомат кер юу машиналары, зур туңдыргыч бүләк иттеләр, ул чактагы Президент Минтимер Шәймиев “Фиат” машинасы белән сөендерде. Районныкылар ярдәм итмәсә, бу ике катлы өйне ул елларда үз көчебез белән төзеп тә чыга алмый идек дип, рәхмәт әйтеп яшибез. Гомер буе икешәр сыер, икешәр тана, үгез, ат, сарык, куян ише малларны күп асрадык, әле дә шулай. Балаларыбыз эшләп үсте, улларыбызның барысы диярлек җәен әтиләре белән комбайнда эшләде.
Алсу – “Ана даны” медале иясе, республика “Ел хатын-кызы” конкурсы җиңүчесе, районның мактаулы гражданины, Хәбиргә шушы көннәрдә районның үз медале – “Район алдындагы хезмәтләре өчен” медале тапшырылды. Күпьеллык намуслы хезмәте, алдынгы механизатор булуы өчен. Билгеле, шәп әти, шәп гаилә башлыгы булуы да роль уйнагандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев