Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Балалар бакчасында балаларга музыкаль белем бирүдә яңа технологияләр куллану”

Саба бистәсенең 2 нче номерлы “Эллуки” балалар бакчасында музыка җитәкчеләре өчен “Балалар бакчасында балаларга музыкаль белем бирүдә яңа технологияләр куллану” дигән темага район семинары булып узды.

Саба бистәсенең 2 нче номерлы “Эллуки” балалар бакчасында музыка җитәкчеләре өчен “Балалар бакчасында балаларга музыкаль белем бирүдә яңа технологияләр куллану” дигән темага район семинары булып узды. Семинарда районыбызның балалар бакчаларыннан музыка җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр катнашты. Чараның башында уртанчылар төркеме балалары семинарыбыз кунакларын сәламләделәр. Аннан соң музыка җитәкчесе Валиева Л.И. җитәкчелегендә беренче кечкенәләр төркеменең иң кечкенәләр төркеме балалары һәм балаларның әниләре белән “Детки+предки” дигән темага сәламәтләндерү гимнастикасы үткәрелде. Семинарның алдагы өлешендә икенче кечкенәләр төркеме балалары белән сәламәтләндерү технологияләре кулланып,   “Көзге урманга сәяхәт” дигән темага шөгыль үткәрелде. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалар белән аю табанын бетерү максатыннан эшләнелгән “Baby top-top” программасы нигезендә эшләнелгән “Пингвинга кунакка” дигән темага чара күрсәтелде. Семинарның ахырында, семинарыбыз кунаклары катнашында, “Балалар бакчасының музыка эшчәнлегендә  традицион булмаган сәламәтләндерү технологияләре куллану” дигән темага мастер-класс күрсәтелде. Ахырдан балалар бакчасының балаларга музыкаль белем бирүдәге эшчәнлегенең торышына анализ ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев