Балалар йортыннан алган сабыйларым үз әниләре белән очрашты (гыйбрәтле хәл)
Балаларыбыз үсеп җитеп, шәһәрләргә урнашкач, зур гына йортыбызны буш калгандай тоя башладык.
Ирем дә, үзем дә мал-туар яратабыз. Без бер урамда яшәдек. Ирем миннән олырак, мин мәктәп тәмамлаганчы солдат хезмәтен үтәп, шоферлыкка укып эшен бетереп кайтты. Мин дә пешекчеләр курсын тәмамладым да, колхоз ашханәсенә урнаштым. Хәйдәр хуҗалыкта техника йөртте. Өйләнешеп, балалар үстереп тыныч кына гаилә булып гомер кичердек. Ул-кызларыбыз да төпле тормышта яшиләр. Олы улыбыз, гаиләдә өлкәне дә булгач, сеңелләренә дә үрнәк булыр дип, бик яхшы да укыгач, Казан югары уку йортына укырга кергән иде, шунда төпләнеп калды. Кызларыбыз кияүгә китеп бетте. Яшьтән өйләнешкәч бик карт кебек тоймадык үзебезне. Балаларны да ялга гына кайтканда күрмичә дә калган кебек булабыз. Иркен, зур йорттагы диванның бер башында мин, икенче башында ирем телевизор карап, гәҗит укып кына яшибез. Бала-чага тавышы тыңлап өйрәнгәнгәме мондый тынлык ялыктра башлады. Шулай бервакыт телевизордан приюттагы балалар турында тапшыру карадык. Аллаһ Тәгаләдән килгән уй булгандырмы, анда китерелгән балаларны күреп, икебезгә дә бер үк төрле уй килде. Балаларга әйтми генә, күчтәнәчләр төяп шунда киттек. Без килгәндә олыраклар дәрестә иде. Кечкенәләр йөгерешеп каршыбызга чыкты. Алып килгән башмакларыбызны, күчтәнәчләребезне тапшырдык. Андый җиргә кердең дә чыгып киттең түгел бит, бераз сөйләшеп утырдык. Шунда китәргә җыенуыбызны күреп микән, шомырт кебек чем-кара күзле биш яшьлек сабый, минем дә сезнең белән барасым килә, дип яныма килеп басмасынмы. Әлләнишләп курка да калдым. Бала алырга дигән уй булса да, без моңа әзер түгел ахрысы, дип куркыштык. Сабыйны кочаклап сөйдек тә, тагын килербез, дип өйгә кайтып киттек. Тагын килербез, дигән сүз нәрсә уйлап әйтелгәндер ул чагында белмим. Әмма шул сүз ничектер берәр ятимне тәрбиягә алып, гаилә җылысы бирергә дигән изге ниятебезне тормышка ашыруда гел этәргеч булып торды.
Аллага тапшырып алып кайттык без Алияне. Ләкин ул үзе генә булып чыкмады. Беренче сыйныфта укучы Айдар абыйсы да барлыгы ачыкланды. Кырыс тормыш әрсезләндергән, диярсең, абыемны да үзебез белән алыйк инде, дип елый гына бит Алия. Бу кызның үзебезнең балаларга да тартым, охшаш яклары да булганга микән бик яраттык. Шуңа да абыемны да калдырмыйк дигән сүзенә дә каршы килмәдек. Сүз дә юк, балалар тәрбияләү өчен мөмкинлекләребез дә бар иде. Иркен йорт-җиребез, сарай тулы малыбыз булмаса, үз җаваплылыгыбызга кеше язмыш кабул итеп ала да алмас идек. Шулай да балаларны алып кайткач та, төрле сүзләр ишетергә туры килде. Акча өчен, мал карарга алганнар дигән сүзләре бик күңелгә үтте. Әмма без элек-электән кеше сүзенә карап, гайбәтләргә уфтанып яши торган гаилә түгел. Алга карап яши бирдек. Шулай да әче телле кешеләрнең явызлыгы еллар буена дәвам итә, балаларга да барып ирешә икән.
Мәктәптә укытучылар тәртип ягыннан да, укуларыннан да зарланмады, шөкер. Бала үстергәндә ачуланмый да тормыйсың. Үзебезнекеләрне дә гел-гел башларыннан сыйпап кына үстермәдек. Алия белән Айдарны да, балалар йортыннан алынган дип, бер эшкә дә өйрәтмичә, түр башында песием-песием дип кенә утыртып булмый. Аларның да киләчәктә мөстәкыйль тормышта яшиселәре бар. Тәрбиягә алганбыз икән, без анысы өчен дә җаваплы. Бервакыт кызыбыз белән шундый хәл булды. Бишенче сыйныфка күчкән Алиягә бозауга бәрәңге турарга кушып, кибеткә чыгып киттем. Бер пакет тәм-томнар алып кайтып керүемә телевизор карап утыра, ә бәрәңге туралмаган. Ул арада Айдар да мәктәптән кайтып керде дә, чәй эчеп алуга бәрәңгене турап та куйды. Шуннан мин, кем эшләми, шула ашамый, дигән татар халык мәкален аңлаттым балаларга. Әлбәттә бәрәңге турамады дип, Алияне ашатмый утырмыйсың бит инде. Шуннан кызыбыз ул кичне көне буе дәшмәде, икенче көнне мәктәпкә бармыйм дип, елый. Мине кайдан алып кайттыгыз, шунда илтеп куегыз, абыем әйтте, безнең үз әниебез исән, мин үз әниемә кайтам ди. Ходайның рәхмәте, күрәчәгебез булгандырмы, Аллаһ үзе сиздергәнме. Шул көнне кич, приюттан хәбәр килеп иреште. Алия белән Айдарны үз әнисе эзләп килгән. Мин аны-моны уйлап тормадым, (моның шулай кирәк булуын соңыннан гына төшендем), без бит тәрбия кылучылар гына, мин балаларга үз әниләрен күрсәтергә тиешмен. Бәлки ул хатын аңына килгәндер, айныгандыр, дип балаларны җитәкләп приютка киттем. Әнисен күрәчәк шатлыктан Алия бик сөенде, ә Айдарыбыз юлда бик борчылды. Ни дисәң дә анысы олырак та бит. Минем кулымны кысып тота да, күземә карый. Ничектер кызганыч итеп, нидер әйтергә теләгәндәй ялварып та караган кебек. Приютка барып җиттек. Әмма балаларның әнисе безне анда көтмәгән. Безгә ул яяши торган авылның адресы язылган кәгазь бирделәр. Эзләп таптык. Капка-коймасы җимерек, йорт үзе дә, бер тамчы буяу күрмәгәнлектән каралып, череп барганга ошаган. Күгәне төшә башлаган җимерек агач ишекне ачып кергәч тә борынга тәмәке, аракы исе килеп бәрелде. Түр башында яткан караваттан ябык, хәлсез хатын-кыз торды да, кызы-ы-ым, дип Алияне кочаклап алды. "Син минем әни түгел, түгел", диде бала пышылдап кына. Алия әнисен хокуктан мәхрүм иткәндә бик кечкенә булганлыктан, хәтерләми, дип аңладым. "Безнең әни инде!", - диде Айдар. Сумкадагы күчтәнәчләремне куярга өстәлгә сузылган идем, балаларымның үз әнисе аякларыма килеп ябышты.
- Балаларымны шулай тәрбияләгәнең өчен мин сиңа гомерем буе рәхмәтле булырмын, - ди. Үзе ямьсез ыңгырашу белән елый, әле Алиянең, әле Айдарны кочаклый. Хәлсезлектән ул хәтта аякларында да басып тора алмады.
Әллә бу көне буе да чәй эчмәгәндер, дип уйлап, кара көеп бетсә дә, су салып чәйниген газга куйыйм дигән идем, газ өзелгән. Балаларга юлга алган термостагы чәйне эчертим, дип машинага чыгып киттем, Алия йөгереп чыккан.
- Әни, мине монда калдырма яме, - ди куркудан калтыранган бала. - Ул минем әни түгел, миңа синдә рәхәт, сиңа кайтам, - ди.
Менә шулай әниләре белән очрашты балаларыбыз. Мин бу гамәлемне дә кеше ни әйтер икән, дип эшләмәдем. Беренчедән, шул чакта алып бармасак, улыбыз-кызыбыз үз әниләрен күрмәгән булса, гомер буе миңа үпкәләп яшәрләр дип уйладым. Икенчедән, кайда без юк, шунда рәхәт бит ул тормыш. Тудырган әниләрен күрмәгәч, алар күңелендә дә үз әниләрендә рәхәт кебек тоелган булыр иде. Өченчедән, без китеп ике ай вакыт үткәннән соң, ул хатын вафат булган. Тәрбиягә бала алучыларга шуны әйтәсем килә: ул-кызларыгызны үз әниләре белән очраштырудан курыкмагыз. Һәм әниләр, кызлар, сабыйларыгызның күңелен яралап, аракыга алданып түбәнлекләргә төшеп яшәмәгез.
Гөлйөзем Нуруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев