Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны яклау көнен Казанда 12 сәгатьлек музыкаль онлайн-марафон белән билгеләп үтәчәкләр

«Бөтендөнья – балаларга» бәйрәме вакытында музыкантлар һәм артистларның чыгышларын, танылган кешеләр белән очрашулар һәм видео-мөрәҗәгатьләр, танып-белү әңгәмәләре һәм мультфильмнар трансляцияләү планлаштырылган.

Казанда иртәгә - 1 июньдә «Бөтендөнья-балаларга» дип исемләнгән 12 сәгатьлек музыкаль марафон узачак. Чара онлайн-форматта узачак һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы  «Дарт Медиа» генераль директоры Дамир Барышев һәм "Агыйдел" иҗат берлеге директоры Инна Денисова сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

"Төп максат — өйдә торып, хәтта урамга чыга алмаган балалар өчен бәйрәм оештыру. Балаларга бу бик авыр бирелде, шуңа күрә кечкенә генә бәйрәм ясарга теләк туды. Моннан тыш, марафон Казанда икенче хоспис төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәме белән үткәрелә», — дип белдерә "Дарт Медиа» генераль директоры.

"Төп максат — өйдә торып, хәтта урамга чыга алмаган балалар өчен бәйрәм оештыру. Балаларга бу бик авыр бирелде, шуңа күрә кечкенә генә бәйрәм ясарга теләк туды. Моннан тыш, марафон Казанда икенче хоспис төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәме белән үткәрелә», — дип белдерә "Дарт Медиа» генераль директоры.

Барышев сүзләренә караганда, марафон чаралары дүрт яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар өчен исәпләнгән. Бәйрәм вакытында балалар музыкантлар һәм артистларның, талантлы яшьтәшләренең дә чыгышларын карый алачак. 

Аерым алганда, «Джайв» төркеме, Казан җырчысы һәм мультиинструменталисты Салават Табаев, композитор Эльмира Низамова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов, Казан мультижанр җырчысы Гүзәл Саттарова һ.б. чыгышлары көтелә. Иң кечкенә катнашучылар өчен көн дәвамында «Татармультфильм»студиясендә иҗат ителгән мультфильмнар күрсәтеләчәк. Студиянең кунаклары — Казанның «Зенит» волейбол клубы уенчысы, 2019 елда «Милләтләр Лигасы» нда җиңгән Россия җыелма командасы катнашучысы, «Татармультфильм» ның баш режиссеры Сергей Киатров, дип дәвам итте Барышев. "Эфирда танылган кешеләрнең видео котлаулары яңгыраячак. Алла Тынованың котлавы һәм видеоязмасы Казанның „Тодес“студиясе укучылары чыгышы булачак. Безгә компьютер уеннарын эшләүчеләр килер, балалар аларга сораулар бирер дип ышанабыз. Блогерлар белән онлайн-элемтә булырга мөмкин, аның барышында алып баручылар үз блогларын ничек дөрес алып бару белән кызыксынырлар», — дип билгеләп үтте ул. Агентлыкның әңгәмәдәше ресторан пешекчесе һәм аш-су түгәрәгендә шөгыльләнүче бала белән кулинария баттлын уздыру мөмкинлеге каралуын әйтте. Моннан тыш, марафон программасына бьюти-индустрия, кече һәм урта бизнес вәкилләре, республиканың КВН хәрәкәте, психолог һәм башка чаралар керәчәк. «Бөтендөнья-балаларга онлайн — марафоны сәгать 10да башлана һәм «Татар-информ»МА сайтында трансляцияләнәчәк.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев