Баланың гомерен саклап калу өчен табиблар 2,5 сәгать көрәшкән (+видео)
Кичә Түбән Камада булган фаҗига уңаеннан тикшерү органнары тарафыннан тикшерү алды эше башланган. Аның нәтиҗәләреннән чыгып процессуаль карар кабул ителәчәк.
Табиблар биеклектән егылып төшкән 2008 елгы малайның гомере өчен бик озак көрәшкән - операция 2,5 сәгать дәвам иткән. Бәхетенә күрә аның гомерен коткарып калганнар. Малайның хәле тотрыклы, дип бәяләнелә. Шулай да табиблар нидер ышандырырга ашыкмый.
Ачыкланганча, җиденче аена авырлы әни кеше эшкә китешли улын иртән мәктәпкә илткән. Әмма малай никтер дәрескә кермичә өенә кайтып киткән. Анда аны үги әтисе күреп алган.
Хәзер тикшерү органнары малайның егылып төшү сәбәбен ачыклый. Тулырак видеоязмадан карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев