Баласы тауда өшеп үлгән хатынны ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Хәтерләсәгез, узган елны ике баласы белән Иремель тавына сәяхәт кылган ана үзенең нарасыен югалтты.
33 яшьлек казанлы ике баласы белән мөстәкыйль рәвештә тауга менмәкче була. Әмма алар адашып, тауда 14 яшьлек кыз үлә.
Хатынны биш яшьлек малае белән сырхауханәгә алып китәләр.
Бу хәл Чиләбе өлкәсендә узган язда булган иде. Хәзер әлеге фаҗига буенча җинаять эше ачканнар. Хатынны ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев