Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачта республикакүләм “Гырон-быдтон” узды

Балтачта җәйнең тәүге көнендә «Сабантуй» ял паркында удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон-быдтон» оештырылды.

Балтачта җәйнең тәүге көнендә «Сабантуй» ял паркында удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон-быдтон» оештырылды, дип яза җирле басма.

Бәйрәм ат чабышы белән башланды. Удмурт халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яктырткан махсус мәйданчык әзерләнгән иде. Бәйрәмне ачу тантанасында кунакларны изгеләштерелгән ботка белән сыйладылар, «Гырон-быдтон»ның флагын күтәрделәр. Гармунчылар парады, җырлы-биюле әйлән-бәйлән, районның һәм республиканың удмурт фольклор ансамбльләре чыгышлары, «Удмурт чибәре» конкурсы, Удмуртиянең профессиональ сәнгать коллективлары чыгышы, төрле спорт уеннары үткәрелде.

 

Фото: kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев