Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык Бистәсе районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Балык Бистәсе районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә М7 трассасының 918нче километрында килеп чыккан һәлакәт турында хәбәр килеп ирешкән. 53 яшьлек "Пежо" автомобилен...

Балык Бистәсе районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә М7 трассасының 918нче километрында килеп чыккан һәлакәт турында хәбәр килеп ирешкән. 53 яшьлек "Пежо" автомобилен йөртүче каршы хәрәкәт полосасына чыгып, каршы килүче Башкортстан номерлы "Фольксваген Крафтер"га бәрелеп үтә. Шуннан соң "Фольксваген" үз юнәлешендәге "Мерседес" белән бәрелешкән. Аны 47 яшьлек Татарстан кешесе йөрткән.
Урынга Котлы Бөкәш янгын сүндерүчеләре һәм медицина хезмәткәрләре килеп җиткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә "Пежо" автомобилен йөртүче һәм аның 56 һәм 23 яшьлек пассажирлары зыян күргән. Барлык зыян күрүчеләр госпитализацияләнгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/25/141269/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев