Бананлы, эремчекле печенье рецепты
Кирәк булачак: 1 банан, 250 г эремчек, 4 аш кашыгы он. Бананны чистатырга һәм чәнечке ярдәмендә изәргә. Банан яхшы пешкән булса әйбәтрәк булыр. Банан янына эрмчек кушарга. Барлыкка килгән массаны яхшылап болгатырга һәм әкренләп он салырга. Онны ашыкмыйча гына, чамалап салыгыз, чөнки камыр артык тыгыз булырга тиеш түгел. Табаны яхшылап...
Кирәк булачак: 1 банан, 250 г эремчек, 4 аш кашыгы он.
- Бананны чистатырга һәм чәнечке ярдәмендә изәргә. Банан яхшы пешкән булса әйбәтрәк булыр.
- Банан янына эрмчек кушарга.
- Барлыкка килгән массаны яхшылап болгатырга һәм әкренләп он салырга. Онны ашыкмыйча гына, чамалап салыгыз, чөнки камыр артык тыгыз булырга тиеш түгел.
- Табаны яхшылап майлыйбыз яисә пергамент кәгазен җәябез. Камырдан түгәрәкләр әвәлибез.
- еченьены панировкада әйләндереп алсагыз да була. Печеньены табага төзеп чыккач, 180 градуслы кызулыкта 12 минут пешереп алабыз.
- Печенье кызаргач, икенче ягына әйләндереп салабыз да, тагын бераз духовкада пешереп алабыз.
- Әлеге печеньега бал, джем, җиләк-җимешләр дә кушып була.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев