Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бар иде кешеләр...

Җәйге урып-җыю вакыты. Иртәнге сәгать дүрттә Александровка колхоз идарәсендә нәрәт бара. Колхоз рәисе Еремеев Мансур Садыйкович - мишәр, алпат гәүдәле, чибәр кеше. Райкомның икенче секретаре булып эшләгән җиреннән ниндидер «заслугасы» өчен «Путь Ленина» колхозына рәис итеп җибәргәннәр. Бу колхозга кергән тагын өч татар авылы халкы үзләренә җайлап аны «Путинҗә» дип...

Без - Карамалы, Яхшы-Каран, Рангазар, Балтамак, Рантамак, Минзәлә-баш, Куҗак, Сарайлы һәм тагын берничә кечкенә авыл халкы башка җирдән врач эзләп йөрмәдек инде. Әле биредә үк роддом - бала тудыру бүлеге дә бар иде. Акушерка бары бер хатын-кыз, катлаулы очракларда төнге йокысыннан уятып фатирыннан врачны кереп алалар. Яшәүләре больница ишек алдындагы 2 бүлмәле бик иске генә агач йорт. Больницаның агач бакчасына таба чүгеп җәен-кышын караңгылыкка чумып утыра. Әле ике игезәк кызлары да бар иде. Еремеевлар бер дә үзләрен эре тотмадылар. Шул без авыл яшьләре куйган концерт-спектакльләрне иң алдан килеп яратып карап утыралар иде. Соңга калып бәһә күтәреп, халыкны көттереп йөрмәделәр. Колхозга фатир итеп тә, лично үзләренә дә таш пулатлар салдырмадылар, югыйсә аны киткәндә сатып акча да «ясарга» мөмкинлекләре булгандыр...

Эшкә язын-көзен аягына кирза итек, өстенә уңа башлаган кожан киеп йөрде. Нәрәт бетүгә шоферы Борис идарә ишек төбендә көтеп тора. Анысы шундый ук олпат гәүдәле, аз сүзле, техниканы яхшы белгән кеше булган. Машина-вездеход - газ 69 маркалы. Авыл, басу юллары чокыр-чакырлы, әле асфальт юллар авылларда түгел, район үзәгендә дә юк. Язгы-көзге пычракларда, җәй көчле яңгырлардан соң колхозда булган берничә йөк машинасын олы юлга трактор сөйрәп чыгара. Әллә нинди сазлык, баткаклыктан да Еремеев Борис белән берлектә машинаны үзләре этеп-тартып, кирәк булганда, күтәреп тә чыгаралар икән. Трактор өчен дә авылга тәпиләп кайтасы, ул сиңа кәрәзле телефон заманнары түгел. Алмашка йөрү өчен әле тагын колхозның айгыры бар иде. Җәй тарантас җигеп, кыш кошевкада, анысын Никитин Максим йөртте. Еремеев күп вакыт үзе генә дә йөрде. Эчеп йөргән, ялкау, эшлексез кешеләрне җене сөйми иде.

Нәрәт бара икән. Салырга ярата торган Карамалы авылы бригадирына Еремеев сорау бирә: «Әнә теге мүк күле янындагы басудан гектарыннан күпме чыгар дип уйлыйсың?» Кичтән ару гына салган, инде каян баш төзәтергә дип үз уйларына чумып утырган бригадир «Күпме чыгар дип уйлыйсың» дигәнен генә ишетеп кала. «Тулар-тулмас өч стакан чыга инде аннан, иптәш Еремеев», - дип җаваплый...

Салып, идарәгә килгән бер урыс кешесен әле ул баскычтан да очырган иде. Идарә - ике катлы иске генә элекке бай йорты. Асты - сельпо склады, ашамлык кибете. Өстә - авыл советы, колхоз идарәсе. Шыгыр-шагыр килеп торган спач баскычлар. Теге кешенең очканын үзем күрдем. Мин эшли торган оешма идарәгә терәлеп тора иде. Ә теге эчкән адәмгә берни булмады, торып кагынды да, китеп барды. Берничә елдан Еремеевны Казанга - әллә институтка, әллә университетка эшкә чакыртып алдылар.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев